Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Машина тәгәрмәчендәге җәйге резинаны кышкыга кайчан алыштырырга

Шиналарны һава торышы турында мәгълүматка нигезләнеп сайларга кирәк. 

Резинаны алыштыру алдыннан кышкы шиннарның яңартылган рейтингын өйрәнергә кирәк: покрышка җитештерүчеләр кышкы резина модельләрен даими камилләштереп тора. 

Белгечләр бу эшне календарьга карап түгел, ә һава торышының нинди булуыннан чыгып башкарырга киңәш итә. Әгәр дә төнге һәм көндезге температура уртача +7дән артмый икән, җәйге резинаны кышкыга алмаштырырга кирәк. Каты җәйге шиннар һава температурасы җидедән түбәнрәк булганда юл белән тоташу үзлекләрен югалта башлый, ә йомшак кышкы шиннар җиде градустан югары температура вакытында тизрәк эштән чыга. 

Җәйге шиннарны кышкыга алыштырырга: 
— көн саен уртача тәүлеклек температура +5 С һәм аннан да түбәнрәк булса;
— беренче кар яуса;
— юлда еш кына кар «боткасы» һәм хасил була башласа.

Закон нигезендә кышкы чорда (декабрь, гыйнвар, февраль) кышкы шиннар белән комплектланмаган M1 һәм N1 категорияле транспорт чараларын эксплуатацияләү тыела.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев