Баш әйләнгәннән дәва
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
1 аш кашыгы мелисса үләнен 1 стакан кайнар суда пешереп, суынганчы төнәтәләр. Сөзәләр, өчкә бүлеп эчәләр. Яки 2 аш кашыгы үләнне 2 литр кайнар суда пешереп, көн буена чәй урынына эчәләр.
Баш шаулаганда исә яртышар стакан суган согы һәм балны кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 1 әр аш кашыгы кабалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев