Диңгез суы ябыктыра
Су — яшәү чыганагы, кеше организмы өчен бик тә кирәк.
Аның файдасы турында галимнәр дә, табиблар да күп сөйли.
- Яңгыр суы чагыштырмача йомшак, барлык сулар арасында аның дымлылыгы югары, шуңа күрә ул тиз бозыла.
- Салкын су эчү нервлар өчен зарарлы. Ревматизм, подагра, сары су авыруы, ашказаны һәм бәвел куыгында авырулар булганда да салкын су эчәргә ярамый.
- Диңгез суын эчү ябыктыра. Сары су авыруы һәм паралич булганда файдалы.
- Кайнар су азыкны ашказанының аскы өлешенә төшерә, сусауны баса, күз авыруларына каршы тора.
- Кое суы елга суына караганда начаррак. Елга суын коеныкы белән катнаштырырга ярамый.
- Җыелган су (аеруча агачлар һәм камышлар арасындагысы) начар була. Ул талакны зурайта, эчәклекләргә зарарлы, сары су авыруын китереп чыгара.
- Начар суны яхшыртырга була. Аның ысуллары шактый. Иң гади ысул — аны чиста туфрак белән болгаталар, су тонгач аны эчәргә була. Тозлы суны да эчәргә яраклы итәргә була. Моның өчен аңа серкә өстиләр. Шулай ук суган белән дә чистарталар.
- Әгәр һава эссе булса, су җитмәсә, аны азрак эчәргә һәм сусауны басу өчен суга серкә өстәргә кирәк.
- Физик хезмәттән һәм күнегүләрдән соң су эчү киңәш ителми. Чыдар хәлегез калмаса, суны бик аз гына, акрын-акрын гына эчегез.
- Төнлә йокыдан уянып, су эчү дә файдага түгел.
- Ашаганнан соң да салкын су эчәргә кушмыйлар. Әгәр дә бик эчәсегез килсә, аз-азлап кына, авыз эчендә озаграк тотып эчәргә кирәк.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев