Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне суыткычта саклыйбыз
Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне дөрес итеп катыру витаминнарны озакка сакларга мөмкинлек бирә. Иң мөһиме – аларны дөрес әзерләү һәм саклауның тиешле ысулын сайлау.

1. Өрек яки сливаны юарга, киптерергә, урталай кисәргә, төшләрен алырга. Подноска бер кат итеп салырга һәм суыткычта бер сәгатькә калдырырга. Аннары уңайлы саклау өчен пакетларга салырга.
2. Персикны өлешләп катыру яхшырак. Пюре булса, җиләк-җимешне юарга, кисәргә, төшләрен алырга, кабыктан чистартырга һәм блендер белән изәргә. Боз формаларына салырга һәм суыткычка куярга. 6-9 айга кадәр сакларга ярамый.
3. Катыру алдыннан яшел борчакны дуршлагка салып, 2-3 минутка кайнар суга һәм шуннан соң бозлы суга төшерергә. Пакетларга тутырырга һәм катырырга.
4. Кукуруз бөртекләрен каптырмалы пакетларда катыралар. −15 градус температурада 8 ай сакларга була.
5. Помидорларны кисәкләр, түгәрәкләр, томат пюресы рәвешендә катырырга мөмкин.
6. Татлы борычны озынча кисәкләр формасында суыткычта саклыйлар. Фаршланган борычларны да катырырга мөмкин.
7. Цукини һәм ташкабакларны озынча кисәкләр, кубиклар, түгәрәкләр формасында турарга һәм порцион рәвештә −15 градус температурада пакетларда катырырга.
8. Бөтен яшеллекне — укроп, петрушка, кинза, базилик, яшел суганны берьюлы бергә әзерләргә була. Яхшы итеп юарга, калын сабакларын кисәргә, киптерергә, вакларга, каптырмалы пакетларга салырга һәм суыткычка куярга. Яки болай: юылган яшелчәләрне вакларга, боз формаларына салырга һәм зәйтүн мае салырга.
9. Шпинатны вак кына турарга, дуршлагка салырга һәм 30 секундка кайнар суга төшерергә. Аннары шунда ук бозлы сулы савытка салырга. Киптерергә. Боз формаларында катырырга, ә аннары пакетка салырга.
10. Борщ хәзерләү. Кишер һәм чөгендерне чистартырга һәм угычта кырырга, суган, татлы борыч һәм яшелчәләрне турарга. Яшелчәләрне болгатырга, пакетларга салырга һәм суыткычка урнаштырырга. Шул ук ысул белән теләсә нинди ашлар яки рагу әзерләп куярга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев