Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Инҗир ашагыз: иммунитетны ныгыта, яман шештән саклый, кан басымын көйли

Аның җимешләре бик тәмле һәм гаять күп микъдарда файдалы матдәләрдән тора.

Инҗир яшелчәгә дә, җиләк-җимешкә дә керми. Ул фикус семьялыгына керә торган үсемлек. Аның җимешләре бик тәмле һәм гаять күп микъдарда файдалы матдәләрдән тора, дип яза «Ватаным Татарстан» сайты.

Инҗир С витаминына бай. Ә ул, инфекция һәм авыруларга каршы көрәшергә ярдәм итеп, иммун системасын ныгытуда зур роль уйный. Моннан тыш әлеге витамин, тән тиресенең тиз картаюына киртә куеп, коллагенны торгызуга ярдәм итә.

Инҗирда антиоксидантлар да күп. Алар күзәнәкләрне онкологиягә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына, Альцгеймер авыруына китерердәй ирекле радикаллардан (атом кисәкчекләре) саклый.

Үсемлек җимеше составындагы тагын бер мөһим минерал — калий. Монысы йөрәк тибешен һәм кан басымын көйләү өчен кирәк. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары куркынычын, кандагы холестерин микъдарын да киметә ул.

Инҗир составындагы җепселләр ашкайнатуга ярдәм итә, эч кибү кебек ашказаны-эчәклектәге проблемаларны юкка чыгара. Анда шулай ук магний, бакыр, тимер һәм А витамины күп. Бу матдәләр сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, көч-энергия өсти, кәефне күтәрә.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев