Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Кабак ашы рецепты

Кабактан үзе тәмле, үзе файдалы аш-пюре пешереп карагыз.

Кабак — 600 г, суган — 1 данә, помидор — 3 данә, бәрәңге — 4 данә, сарымсак — 2 тырнак, татлы борыч — 1 данә, уртача майлылыктагы сөт өсте (сливки) — 100 мл, сыр — 100 г, үсемлек мае, тәменчә тоз, бизәү өчен чистартылган кабак төшләре, 1,5 л су яки ит шулпасы, сохари ясау өчен батон яки ипи.

Әзерләү

Кабак, болгар борычы, суганны турыйбыз, сарымсакны угычта уабыз. Үсемлек маенда болгар борычын суган белән 7 минут чамасы кыздырабыз. Аңа кабак өстәп кыздыруны дәвам итәбез. 5 минуттан аңа туралган помидор, сарымсак һәм тәмләткечләрне салып кыздырабыз. Шулпага бәрәңгене салып пешерәбез. Барысын бергә шулпага салып, кайнатып чыгарабыз. Ахырда уылган сыр өстәп, тиз генә болгатабыз. Сыры эрегәннән соң, сүндереп, бераз суытабыз. Аннары яхшылап блендерда изәбез.

Сохари өчен шакмаклап туралган батон яки ипине майлы табада кыздырып алабыз. Ашны тәлинкәләргә бүлгәндә, өстенә сохари салып, кабак төше сибеп бирәбез.

«Ватаным Татарстан»
Фото:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев