Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Кабак бәлеше рецепты

Камыр өчен: 150 грамм атланмай, 1 стакан сөт...

«Интертат» аш-су блогеры Рәмзия Вәлиевадан кабак бәлеше рецептын тәкъдим итә.

Камыр өчен: 150 грамм атланмай, 1 стакан сөт, 1 бал кашыгы тоз, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 пакет чүпрә, 5-6 стакан он. Бу ингредиентлар — 1 бәлеш өчен.

Эчлек өчен кабак, тоз, шикәр комы, дөге кирәк була. Чистартып туралган кабакны бераз тоз һәм шикәр комы белән болгатып, иләккә салып куярга. Артык суы агып бетсен өчен кичтән турап та калдырырга була.

Дөгене юарга, кайнаган суга салырга һәм тоз салып кайнатып чыгарырга, 3 минуттан сүндерергә. Дөгене салкын су белән юдыртып алырга, аннары кабак белән икесен болгатып куярга.

Камырны җәяргә, эчлекне салгач, 5-6 аш кашыгы атланмай эретеп сибәргә, пирогны ясап бетереп, каплап, пешерергә куярга. 180 градуска кадәр кызган мичтә 45-50 минут пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев