Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Кабактан бик тәмле пирог әзерләү ысулы

Кичке чәй янына тиз пешә торган бик тәмле пирог пешерик.

Кирәкле ингредиентлар:

Кабак — 440 г, атланмай — 120 г, йомырка — 3 данә, лимон — 1 данә, шикәр комы — 140 г, он — 150 г, сода — 1 чәй кашыгы.

Әзерләү тәртибе:

  • Чистартылган кабакны угычның эре тишекле, ә кабыгы белән лимонны вак тишекле ягында уарга. 
  • Лимонның суын сыгарга. 
  • Атланмайга башта шикәр, аннары йомырка салып болгатырга.
  • Аңа лимон, аннары кабак белән он өстәп туглауны дәвам итәргә.
  • Аннары лимон суы белән сүндерелгән сода салырга. 
  • Майланган табада 180 градуска кадәр җылытылган мичтә ярты сәгать пешерергә.

Фото: freepik. com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев