Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Какланган помидор рецепты

Бик тәмле һәм гадәти булмаган кабымлык әзерлибез.

Суты аз булган «итле» помидорлар кирәк булачак. Аларны телемләп турап, табага җәеп чыгыгыз, дип яза «Кызыл таң» сайты. Аерым савытта кара борыч, тоз һәм шикәрне тигез күләмдә алып, бергә бутагыз һәм помидор кисәкләре өстенә мул гына сибеп чыгыгыз. Помидорлы табаны 4-5 сәгатькә 125 градуска кадәр җылытылган мичкә куябыз.

Помидорлар мичтә вакытта сарымсакны һәм үзегезгә ошаган аштәмләткечләрне (мәсәлән, базилик яисә укроп) вак итеп турыйбыз. Өстенә яхшы сыйфатлы зәйтүн мае коябыз, бутыйбыз.

Помидорларны мичтән алгач, зур булмаган банкаларга тутырабыз. Һәр катлам помидор өстенә тәмләткечле зәйтүн мае салабыз. Банкаларга салып бетергәч, май помидоларны бер сантиметрга каплап торырга тиеш. Иң соңыннан банкаларга бер калак бальзамлы уксус салып куйсагыз була.

Какланган помидорларны суыткычта сакларга кирәк.

Фото: freepik. com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев