Март аена бакча эшләре календаре
Март-яңа бакча сезонына әзерләнү һәм эшләрне планлаштыру өчен менә дигән вакыт!
ЯШЕЛЧӘЛӘР
Теплицалар һәм парниклар. Конструкцияләрне язгы чәчүгә әзерлиләр. Кирәк булганда бераз ремонт ясарга, дезинфекцияләргә, шуннан соң туфрак әзерләүгә керешергә мөмкин. Беренче булып чыккан чүп үләннәрен утарга, әле алар ныгып җитмәгән, тамырлары белән җиңел чыгалар.
Кыяр. Орлык запасларын барлаганда, шуны истә тотыгыз: кыяр орлыкларының яраклылык вакыты — 6-8 ел тәшкил итә, өстәвенә өч-дүрт еллыклары — иң уңдырышлылары.
Рассада. Үсентегә баклажан һәм татлы борычның иртә сортларын, уртача өлгерүчән томатны, иртә өлгерүчән ак кәбестәне һәм соң өлгерүчән төсле кәбестәне, яфраклы сельдерейны чәчәләр. Гыйнвар һәм февральдә чәчкән рассаданы пикировать итәләр. Шулай ук майоран, эстрагон, базилик, любисток орлыкларын чәчәләр.
Бәрәңге. Мартның икенче яртысында бәрәңгене яровойлаштыру (утырту алдыннан бүлбеләрне шыттыру) белән шөгыльләнәләр. Бүлбеләрне бер рәт итеп тартмаларга салалар һәм бер атнага 20-25 градус температуралы якты бүлмәгә куялар. Кояш нурларыннан бәрәңгене кәгазь белән күләгәләү яхшы булыр. Утыртуга бер ай кала тартмаларны якты, ләкин салкынча (8-10 градус) бүлмәгә күчерәләр. Бәрәңгенең бөтен күзләре уянсын өчен, аны атна саен әйләндерәләр.
ҖИМЕШ АГАЧЛАРЫ
Кайры. Агачларның үлгән кайрысын чистарталар, корткычларның йомырка салу ихтимал булган урыннарны салдыралар. Кәүсәләрдә җәрәхәтләр һәм яралар табылганда, чистартмыйча гына махсус состав белән сылыйлар.
Кисү. Март ахырында яшь бакчада ябалдашларны формалаштыра башлыйлар. Бу эшне утыртканнан соң беренче елдан соң эшләргә кирәк, югыйсә алга таба дөрес формалашмаган агачларны төзәтү шактый кыен булачак. Киселгән ботакларны, беренче чиратта авыруларны, яндырырга киңәш ителә.
Авырулардан һәм корткычлардан саклау. Бакча агачларын корткычларга һәм авыруларга каршы беренче агулау гадәттә һаваның уртача тәүлеклек температурасы 5 градуска җиткәч башкарыла.
Кәүсә яны түгәрәге. Җылылык сөюче җимеш агачлары бик тиз үсмәсен һәм язгы кырауларга эләкмәсен өчен, агач тирәли кар яисә яфраклар, ылыслар, салам сибәләр.
ҖИМЕШЛЕ КУАКЛАР
Кисү. Әгәр кар төшкән һәм үсемлекләр зарарланмаган икән, крыжовник, кызыл һәм кара карлыганның куакларын формалаштыра башларга һәм кисәргә мөмкин. Бәбәкләрнең барлык очларын кисәргә кирәк.
Чыбыкча. Бөреләр өлгергәнче кара карлыганның агачланган сабакларын кисәләр. Көчле берьеллык бәбәкләрне (50-60 см) кисәләр һәм һәр ботакта 5-6 бөре булырлык итеп кисәкләргә бүләләр.
Авырулардан саклау. Гөмбә авыруларына каршы көрәшү өчен үсемлекләрне 3% лы бордо катнашмасы эремәсе белән эшкәртәләр, көл селтесе (10 литр суга 2 стакан агач көле), кырылган сарымсак төнәтмәсе (10 литр җылы суга 100 грамм), горчица эремәсе (10 литр суга 50-100 грамм) белән дә сиптерергә мөмкин. 8-10 көннән соң әлеге гамәлне кабатларга.
Тамырланма ботаклар, үрентеләр. Мартның икенче яртысы-крыжовник, кара карлыган үрентеләре белән үрчү өчен иң яхшы вакыт.
ЧӘЧӘКЛӘР
Рассада. Үсентегә берьеллык астра, зур арктотис, бәрхет, гайлардия, гелихризум, годеция, хуш исле борчак, левкой, портулак, рудбекия, Друммонд флоксы, циния орлыклары чәчәләр.
Кояштан саклау. Кар эрегән саен яшел яфраклы (безсыман флокс, бадан, горец, кайбер төр примуллар) күпьеллык чәчәкләрнең күләгәләнүе турында кайгыртырга кирәк.
Утырту материалы. Подвалларда һәм суыткычларда саклана торган суган һәм бүлбеләргә инвентаризация үткәрәләр. Суганчыкларның черегән урыннары булса, аларны акрын гына кисеп алырга кирәк. Кисемнәрне зеленка белән сылыйлар, ә суганчыкларны сакларга куялар.
ФОТО: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев