Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Паркинсон авыруының билгеләре 40 яшьтә үк күренә башлый (дәвалау ЫСУЛЛАРЫ)

Инглиз табибы Джеймс Паркинсон исеме белән аталган авыру өлкән яшьтәгеләрнеке (60тан олыраклар) дип санала.

 Әмма беренче билгеләре 40 яшьтә үк яки тагын да иртәрәк күренергә мөмкин. Бу авыру барышында баш миендә дофамин матдәсен эшләп чыгаручы нейроннар үлә. Нәкъ менә дофамин әгъзаларның хәрәкәтләнүе өчен җаваплы. Аның җитмәве аркасында, гәүдәнең аерым өлешләре тартышып-тартышып ала, кул-аяклар калтырый. Паркинсон авыруы — нерв системасының иң куркыныч һәм серле авыруларыннан берсе. Аның ни сәбәпле килеп чыгуын галимнәр хәзергә кадәр ачыклый алмый әле. Төгәл сәбәбе билгесез булгач, Паркинсон авыруыннан терелтә торган дарулар да юк. Авыруның хәлен җиңеләйтүче берничә дәвалау варианты гына бар. Паркинсон авыруы, аның билгеләре, дәвалау ысуллары турында "Ватаным Татарстан" сайтындагы язманы тәкъдим итәбез. 

Билгеләре

1. Паркинсон авыруына дучар булган кешенең йөреше үзгәрә. Ул башта кузгалып китә алмый тора. Аннары артыннан кемдер этеп җибәргән кебек алга таба сөрлегеп атлый. Вак-вак адымнар белән бара.

2. Йөзе битлеккә охшап тора. Ягъни йөзендә без күрергә гадәтләнгән эмоцияләр, мимика юк, күз кабаклары хәрәкәтсез диярлек.

3. Сөйләшүе аңлашылып бетми, нәрсә әйткәнен кат-кат сорарга туры килә.

Бу чирне икенче төрле калтыраулы паралич дип атыйлар. Сәер атама булып тоелса да, чынлыкта шулай: әгъзалар тик торганда да селкенә, ә бөтен тән оешкан кебек, мускуллар каткан, хәрәкәт ясау, гәүдә торышын үзгәртү кыен.

Зөләйха ҖӘЛӘЛОВА, Казан Экстрапирамида тайпылышы үзәге җитәкчесе:
— Ләкин мондый халәт бер-ике ел эчендә генә барлыкка килми, — ди медицина фәннәре докторы Зөләйха Габдуллаҗан кызы. — Чынлыкта авыру шактый иртә — 20 яки 30 ел алданрак башланган була. Тик кеше үзе дә, якыннары да чир турында хәбәр итүче беренче «кыңгырау» ларга әһәмият бирми. Башта кешенең иңбашы авырта. Тора-бара ис, тәм сизү начарлана. Боларга дистә еллар дәвамында даими эч кату килеп кушыла. Язу үзгәрә: юл башыннан әйбәт кенә зур хәрефләр белән язып киткән кешенең хәрефләре кечерәйгәннән-кечерәя, бөтенләй танымаслыкка әйләнә. Бармаклары вак әйберләрне тота алмый башлый. Кеше йоклаганда тынычсызлана, аякларын, кулларын селкетә. Аны озакка сузыла торган депрессия биләп ала.

Кыскасы, чирнең барлык серле билгеләрен гади кеше генә түгел, гомуми профиль неврологлары да күреп ала алмаска мөмкин. Шуңа күрә бөтен дөньяда, шул исәптән Казанда да паркинсонизм синдромнарын ачыклау һәм дәвалау буенча махсус үзәкләр оештырылган. Табибә билгеләп үткәнчә, галимнәр мөмкин кадәр иртәрәк диагноз кую юлларын эзли. Мәсәлән, Казанда баш миенең кара матдәсенә УЗИ ясыйлар, кан анализы буенча дофамин метаболитларын билгелиләр, йоклаганда полисомнография тикшерүе үткәрәләр. Паркинсон авыруы өчен махсус МРТ программасын көйләп җибәрәчәкләр.

Дәвалау 
Беренче ысулы — дарулар. Башлангыч стадияләрендә билгеле бер препаратлар булыша әле. Ләкин вакыт үткән, авыру көчәя барган саен, тагын кайбер симптомнар өстәлә. Еш кына, шул даруларны эчү аркасында, гиперкинез (кирәкмәгән хәрәкәтләр) барлыкка килә. Шуннан соң инде операция ясау зарурлыгы туа.

Хастаның баш миенә электродлар урнаштырыла, алар югары ешлыктагы электр тирбәнешләре бирүче генераторга тоташтырыла. Генератор үзе умрау сөягеннән аз гына түбәнрәк күкрәк читлеге мускулы астына куела. Операция тәмамланып, приборны эшләтеп җибәргәч үк, пациентның хәрәкәтләре иркенәя, дерелдәве бетә, чөнки электродларга тапшырыла торган тирбәнешләр баш миеннән килүче ялгыш импульсларны сүндерә.

Нейрохирургия операциясе хәзер инде күп шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да квота буенча түләүсез ясала. «Кызганыч ки, квоталар бик аз бирелә, хасталар өч елдан артык чират көтәргә мәҗбүр. Шунысын да әйтү кирәк: операция тулысынча савыктыра алмый, чирнең азуын туктатмый, бары тик хастаның хәлен яхшырта, хәрәкәтләр ясау мөмкинлеген арттыра, чирнең симптомнарын киметә. Һәм даруларны да элеккегә караганда шактый азрак эчәсе була. Ләкин чир бит юкка чыкмый, шуңа күрә операциянең файдасы күпмегә җитәсен төгәл әйтү мөмкин түгел», — ди табиб.

Операциягә юллама бирүдә дә чикләүләр бар икән. Мәсәлән, башлангыч стадиядә — диагноз куелгач ук яисә соңгы стадиядә — чир бик нык азып, кеше аягында басып тора алмыйча еш егыла һәм йөри алмый икән, операция ясамыйлар. Нейрохирурглар шулай ук озакка сузылган авыр депрессия хәлендәгеләргә дә, психик тайпылышлары булганнарга да алынмый.

Авыруларның хәлен җиңеләйтү өчен физик активлыкның да мөһим булуын әйтте Зөләйха Габдуллаҗан кызы:

— Алар күп вакытларын телевизор каршында утырып уздыра, кеше арасына чыгарга кыенсына. Ә бит аларга бию ярдәм итә ала, чөнки биегәндә, пациентлар егылмаска, тигезлек сакларга, ритмик хәрәкәтләр ясарга өйрәнә. Безнең Үзәктә Паркинсон авырулы кешеләр өчен махсус бию төркеме бар. Шулай ук скандинавиячә йөрү, йөзү, велосипедта йөрү, чаңгы шуу да файдалы.

Аянычлы нәтиҗәләре
Паркинсон авыруы аяк-кулларны калтыратып кына калмый, тулаем организмга җитди зыян сала.

Озакка сузылган һәм дәваланмаган бу чир зиһен чуалуга, истә калдыра алмау, хәтер начарлануга китерә.

Барлык мускуллары катып калган хасталар йөргәндә еш егыла, күп очракта беләзектән өстәрәк куллары, бот сөяге муентыгы сына. Бик катлаулы операция ясарга кирәк була.

Йоту рефлексы бозыла, ашаганда тончыгу ихтималы да зур. Сулыш юлына ризык яки су китеп, үпкә ялкынсынуы башланырга мөмкин.

Авыру дүртенче-бишенче стадиягә җитсә, кеше параличлангансыман урыныннан тора алмый, гел ятарга мәҗбүр. Ул чакта инде тән тиресе тишелү дә озак көттерми.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда 4 миллионга якын кеше Паркинсон авыруыннан интегә. Россиядә андыйлар — һәр 100000 кешенең 200е. Авыручы хатын-кызлар һәм ир-атларның саны бертигез диярлек. Татарстанда паркинсонизм 5,5 мең кешене газаплый.

Никотин булыша
Ничек итеп? Беренчедән, ул дофамин эшләп чыгаручы күзәнәкләрнең үлүенә каршы тора. Икенчедән, дофамин бүленеп чыгуны җиңеләйтә һәм паркинсонизмны дәвалау өчен кулланыла торган препаратларның зарарлы тәэсирен киметә. Тәмәке турында сүз бармый, әлбәттә. Никотинны ризыклардан да алырга мөмкин. Составында шушы матдә күп булган өч продуктка игътибар итегезәле.

Баклажан. Никотинның тәүлеклек дозасын алу өчен, аны 10 грамм ашау да җитә! Өстәвенә анда әле яман шешкә каршы көрәшүче матдәләр дә бар.

Томат пастасы. Көнгә 19 грамм ашасагыз, никотинның тәүлеклек дозасын алдыгыз дигән сүз. Томат пастасы шулай ук яман шешкә каршы тора.

Чәчәк кәбестә. 60 грамм кәбестә дә никотинга булган тәүлеклек ихтыяҗны каплый ала. Анда С витамины һәм клетчатка да күп.

Игътибар! Бу ризыклар файдалы, тик алар Паркинсон авыруыннан табиблар билгеләгән махсус даруларны алмаштыра алмый. Дарулардан баш тартып, үзегезгә үзегез зыян китерә күрмәгез!

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев