Сәламәт табын серләре: Алабуга гастроэнтерологы лайфхаклар белән уртаклаша
Яңа елны ашказаны асты бизенә зыян китермичә ничек үткәрергә.
Яңа ел табынына күп төрле, майонезлы, ысланган продуктлар кергән салатлар әзерлибез, ә бит бу безнең ашказаны асты бизе өчен җитди сынау. Гастроэнтеролог Гөлнара Мортазина Яңа елны ашказаны асты бизенә зыян китермичә үткәрү серләре белән уртаклашты:
- Табын артына утырыр алдыннан 200 мл гади кайнаган су эчеп куярга (су метаболизмны башлап җибәрә һәм ашказанын тутыра — сез азрак күләмдә салат ашый алачаксыз)
- өйдә әзерләнгән майонез кулланырга (каймак+йомырка+горчица+лимон согы+тоз һәм шикәр)
- ашый торган ризыкның порцияләрен арттырмагыз (1 тапкыр ашаганда 300 мл дан артык булмасын)
- концентрацияләнгән эчемлекләрдән (газлы су, сок, сыра һәм энергетик эчемлекләр) баш тартыгыз
- 48 сәгатьтән артык торган салатлар һәм закускалар кебек ризыкларны кулланмагыз
- Яңа ел рационына җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне кертегез
- чаманы белегез — көчле алкогольне тәүлегенә 300 млдан артык кулланмагыз
Бу гади кагыйдәләрне үтәп, сез Яңа елны җиңел һәм актив уздырырсыз дип өметләнәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев