Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Теплицагызга кар тутырдыгызмы?

Кар суы кран суына караганда күпкә файдалы.

Теплица туфрагында кар булмаса, грунт катылана һәм тыгызлана. Чөнки кышын туфрактагы дым актив рәвештә парга әверелүен дәвам итә. 

Кар кертеп калдырмаган булсагыз, туфрактагы корткычлар да, файдалы микроорганизмнар да бетә. Һәрхәлдә, бу уңышны киметә, үсентеләр көчсез була. 

Димәк, теплицага кар бик мөһим. Кар эреп беткәнче тутырып куярга ашыгыгыз. Киләсе елда исә моны алданрак эшләргә онытмагыз. 

Кар суы кран суына караганда күпкә файдалы. Тик файдалы дип, карны кирәгеннән артыгын тутырмагыз. Теплицадагы кар катламы 30 сантиметрдан артмаска тиеш.
Фото:freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев