Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Тозлы су терелергә ярдәм итә

Татар халык медицинасына багышланган язмаларда тозлы су (хәтта тозлык) ярдәмендә чирдән котылу очраклары турындагы мисаллар бик күп.

Мәсәлән, корсак һәм кендек рагыннан интегүче берәүнең помидор тозлыгы ярдәмендә әлеге чирдән котылу мисалы. Гел урын өстендә яткан бу кешенең кинәт кенә помидор тозлыгы эчәсе килә башлый һәм ул аны берьюлы 1 л эчеп тә бетерә. Шуннан соң нык кызыша башлый, корсакта «буран уйный», авырта, әмма ләкин бераздан бу хәлләр туктый, ул шунда ук аягына торып баса, нормаль дип әйтерлек хәлгә килә. Соңыннан бу кеше гел ачы ризык кына ашый башлый.

Суның дәвалау көчен бары тик аны бераз тозландырып кына көчәйтергә мөмкин. Тозламасаң, ул организмнан бик тиз юылып чыга, су таләп ителгән әгъзаларга барып җитә алмый. Тозсыз суны күп эчәргә була, ләкин аның файдасы юк дип әйтергә мөмкин.

Көн саен без эчә торган һәр стакан суга кечкенә генә чеметем тоз өстәргә тиешбез (яки су эчкәннән соң тоз кабып куярга). Ә бер көн эчендә суны түбәндәгечә эчәргә кирәк: иртән-иртүк йокыдан уянгач та ашарга 30 минут кала 1 стакан; 2,5 сәгатьтән соң төшкә 30 минут кала тагын 1 стакан; ашаганнан соң 2,5 сәгать узгач 1 стакан. Әгәр дә бик күп ашагансыз икән, 1 генә стакан түгел, ә бәлки 1,5-2 стакан эчәргә. Баштагы көннәрдә бөергә һәм йөрәккә авырлык килмәсен өчен, организмны суга ияләндерү мөһим. Шуңа күрә әлеге норманың яртысын гына куллану шарт. Кайнамаган чишмә суы (яки фильтрланган су) эчәргә кирәк.

Гадәттә, бер көндә су белән 3-5 г (1/2-2/3 балкашыгы) тоз куллану зарур. Ләкин онкология чире белән авыручы кайберәүләр, авыртуларын киметү өчен, тозны көнгә 1 балкашыгы да кулланалар. Онкология нәтиҗәсендә авыртулар тойганда, тозлы су гына түгел, ә бәлки су эчкәннән соң өстәмә рәвештә тел өстенә тагын бер чеметем тоз салырга да тәкъдим ителә.

Арчылган гадәти аш тозы урынына арчылмаган диңгез тозы яки таш тоз кулланырга кирәк. Чөнки аш тозында тормыш өчен мөһим минераллар юк.

Тозлы су эчүнең файдасын арттыру өчен, татар халык медицинасы табиблары кальцийлы су, ионлашкан көмеш суы, спиртлы кара чикләвек төнәтмәсе эчәргә киңәш итәләр.

Кайбер очракларда, тозлы суны озак вакыт эчү авыртуны баса алмый, ә шеш әкренләп үсүен дәвам итә. Бу — шешнең үзенчәлекләре белән бәйле. Бу очракта 1-3 ай тозлы су эчкәннән соң, сода эчеп карарга яки тоз кабул итүне туктатырга кирәк. Әгәр дә авырту һаман интектерә икән, углекислый чәй содасы эчеп карагыз (су яки кефир белән 1/4-1/2 балкашыгы, хәтта 1 балкашыгы да рөхсәт ителә). Кечкенә йотымнар белән эчәргә. Бу — канда углекислый газның күләмен физиологик нормага җиткерә һәм шуның нәтиҗәсендә кандагы кислородның күзәнәкләргә күчүе яхшыра, шешнең токсиннары яхшырак зарарсызландырыла.

Тозлы суның файдасын арттыру өчен, калийлы сыеклыклар эчү яхшы. Тозландырган суны 3-4 көн эчкәннән соң, параллель рәвештә 3 көн буе калийлы эчемлекләр, мәсәлән, әфлисун яки грейпфрут согы (кибетнеке ярамый!), йә булмаса суган кабыгы пешергән су, яки кабыклы суган шулпасы эчәргә кирәк. Бу көннәрдә шулай ук болар белән рәттән чөгендер согы эчү дә файдалы.

Тозлы су эчәргә ярамаган очраклар: бөер җитешсезлеге, йөрәк яки йөрәк-үпкә җитешсезлеге, шешенкелек (отек), уремия, тын кысылу. Бу очракларда тозлы су урынына ультратөче су эчәргә була.

Бу дәва ысуллары гәрәбә кислотасы эчү белән бергә алып барылырга тиеш. Бу кислота даруханәләрдә сатыла.

Суны агач көле белән эчү дә — тозлы су белән дәвалануның бер төре. Каен селтесе болай ясала: 1 аш кашыгы каен көлен 1 литр кайнап торган суга салып, ярты сәгать кайнаталар да, су тонгач, җылы килеш эчү өчен файдаланалар. Тышкы якта онкологик яралар, үлекле җәрәхәтләр булса, аларны селте белән юып, эремчек ябалар.

Селтеле суга өстәмә итеп кальцийлы су да эчәргә була. Ару йомырка кабыгы порошогын көл белән болгатып (1:1) файдаланырга мөмкин. Әлеге катнаш порошокны ашау алдыннан яки ризык белән бергә шул килеш көнгә берничә мәртәбә 1әр г кабул итәләр. Минераллар составы буенча иң яхшы көл — диңгез суүсемнәре көле. Мондый порошокны тышкы якка раклы яки башка төрле яраларга да сибәргә була. Бу — хәлне яхшыртырга ярдәм итә.
Чыганак

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев