Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Үз участогыңда ничек мул уңыш үстерергә?

Уңдырышлылык серләре: бакчачылар өчен гамәли киңәшләр.

1. Әгәр үсентеләр нечкә һәм тукланмаган булса, аларга ярдәм кирәк. Ярдәмгә йомырка кабыклары килә ала. 3-4 тавык йомыркасы кабыгына 3 литр җылы су салырга, тыгыз капкач белән капларга һәм караңгы урынга куярга, 3 көн тотарга, 1:3 нисбәтендә үсентегә су сибәргә. Банан кабыгын да ташламагыз, 2-3 кабыкны 3 литр җылы суга салып, 3 көн тотарга кирәк, аннары шул суны үсентеләргә сибәргә була.

2. Борыч өчен өстәмә азык. Йод һәм сөт — бер литр сөткә (майлы түгел) 10 тамчы йод салырга. Катнашманы бер чиләк суга (10 л чиләк) салырга. 
Бор кислотасы — биш литр суга 5 грамм порошок салырга.

3. Кыяр чермәсен өчен. Черүне кисәтү өчен кыярларны даими рәвештә суган кабыгы төнәтмәсе белән эшкәртергә киңәш итәләр. 2 стакан кабык, 2 литр кайнар су. 2 тәүлек тотарга. Сөзеп алырга, салкын су белән 1:2 нисбәтендә бутарга.

4. Татлы карлыган. Крахмалдан ашлама рецепты. 200-300 грамм гади бәрәңге крахмалын 3 литр су белән кушарга һәм акрын гына утта кайнатырга. Аннары әзер кисельне 10 литр су белән бутарга кирәк.

5. Җиләк өчен язгы ашлама. 10 литр суга — 3 г марганцовка, 0,5 чәй кашыгы бор кислотасы, 1 аш кашыгы мочевина, 0,5 стакан көл. Барысын да яхшылап болгатырга. Зур куакка — 1 литр.

6. Крыжовникны кайнар су ярдәмендә савыктыру. Бакчада крыжовник еш авырыймы? Аны кайнар су белән савыктырып карагыз. 10 литрлы лейкага кайнар су салыгыз һәм зурлыгына карап берьюлы өч-дүрт куакка яңгыр итеп сибегез. Тиз итеп сибегез. Мондый су сибүне апрель башында үткәрергә мөмкин.

7. Суган мул уңыш бирсен өчен. Утыртыр алдыннан чемчекне өч сәгатькә тоз эремәсенә (1 аш кашыгы 1 литр суга) салыгыз. Аннары карасу марганец эремәсендә ике сәгать тотыгыз. Аннары юдырыгыз.

8. Язын сарымсакны тукландыру. Гади төзелеш акбурын алыгыз. 10 литр суда 1 стакан акбурны эретегез һәм 40 мл нашатырь спирты кушыгыз. Эремәнең суганчыкларның үзләренә эләгүе мөһим, шуңа күрә катнашманы туп-туры рәтләргә сибегез. Нәтиҗә: сарымсак корткычлардан һәм авырулардан ышанычлы сакланачак, эре булып үсәчәк.

9. Кыярда бет барлыкка килсә, бер стакан көлне кайнар су белән кайнатыгыз, бер-ике сәгать тотыгыз, 5 литр су белән бутап, үсемлекләргә сиптерегез.

10. Кишер чебене белән көрәш. Эремә составы: 2 аш кашыгы нашатырь спирты, 2 тамчы йод, коры бор кислотасының 1/3 өлеше, 5 литр су. Әзер эремәне түтәлләргә сиптерегез.

ФОТО: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев