Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Алабуга штурмовигы хәрби хезмәте, яралануы һәм махсус хәрби операциядән соң тормышы турында сөйләде

«Албанец» позывнойлы алабугалы кырык кешедән торган десант-штурм подразделениесендә хезмәт итә.

Яхшы күңелле, ярдәмчел һәм аралашучан — әле ярты ел элек кенә махсус хәрби операция зонасыннан кайткан дип әйтерлек тә түгел.

Дрон-камикадзе белән очрашу авыр нәтиҗәләргә китерә — соңгы сугышта штурмовик өлешчә күрү сәләтен югалта. «Яраланмасам, хезмәтемне дәвам иткән булыр идем», — ди «Албанец» позывнойлы сугышчы.

Ул Оренбург өлкәсендә туа. Уфада яши, анда металл буенча үз эшен башлый, гаилә кора. Биш ел элек, әнисе яшәгән Алабуга районына күченеп килә. Махсус икътисади зона автозаводында линиядә механик булып эшли, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүен дәвам итә. Махсус операция башлангач, илне якларга китә.

Тасма артында
— 2023 елның маенда мин хәрби комиссариатка килдем. Башта полигонга өйрәнүләргә җибәрделәр. Аннары — Псковка. Беренче сугышчан бирем аеруча истә калды. Мин яралыларны чыгарырга булыштым. Анда «Заслон» позывнойлы хезмәттәшемне югалттым. Ул снайпер иде. Кызганыч, аны якыннан танырга өлгермәдем, — дип сөйли ул.

«Албанец» позывнойлы алабугалы кырык кешедән торган десант-штурм подразделениесендә хезмәт итә.

— Миңа калса, подразделениеләрдәге сугышчылар батальоннардагыга караганда бердәмрәк. Барысы да яхшы таныш, бер-берсенә ярдәмләшеп торалар. Мин штурмовиклар дүртлегендә идем, — дип уртаклаша герой.

«Албанец» хәрби бурычларны күп үти. Кайвакыт иртәнге сәгать дүрттән төшкә кадәр ут астында басып торырга да туры килә. Җиңүләр булган кебек җиңелүләр дә була.

Хәрби бурычлар арасындагы тәнәфесләрдә сугышчылар якыннары белән элемтәгә керергә тырыша. Аларның рухи ярдәме авырлыкларны җиңәргә булыша, дип ул.

Хәрбиләргә килгән гуманитар йөк — посылкалар турында да җылылык белән искә ала «Албанец»:

— Балалар язган хат һәм рәсемнәр аеруча кадерле. Пермь өлкәсеннән җибәрелгән коры ашлар бик ярдәм итте. Белмим, алар моны ничек эшлиләрдер, ләкин пакеттагы коры ашка кайнар су саласың һәм өйдәге кебек тәмле аш килеп чыга.

Сугышчыларны дошманнардан яшерә торган маскировка челтәрләре дә бик кирәк, ди «Албанец». Кием-салым, кыйммәтле җиһазлар, дроннар, миче булган кышкы палаткалар (тепляк) алу — бәяләп бетергесез.

— Хезмәт иткәндә районнан ярдәм килеп торды. Администрация белән очрашуда әнигә авылда су үткәрүдә ярдәм итүне сораган идем: бөтен эшне муниципалитет хисабына башкарганнар. Моның өчен рәхмәт! — дип сөйли герой.

Яралану
Беренче сугыштан соңгысына кадәр бер елдан артык вакыт үтә. 2024 елның 5 сентябрендә алабугалы каты яралана.

— Заданиедә булганда миңа шартлаткыч тутырылган дрон-камикадзе очып килде. Кыйпылчыгы башыма тиде. Шуннан соң минем уң күзем күрми. 10 октябрьдә мине хезмәттән азат иттеләр, — дип ачынып сөйләде штурмовик.

Табиблар хәрби хезмәткәргә ярдәм итәргә тырыша. Ул биш операция кичерә. Н. Бурденко исемендәге Мәскәү госпитале докторы алабугалыга инвалидлык группасы бирәчәкләр, дип хәбәр итә. Хәзер сугышчы кирәкле документларны җыя.

Гражданкада
Алабугага кайткач та «Албанец» сугышчан иптәшләре белән элемтәне өзми. Дусты белән очрашыр өчен, аның ялга чыгуын көтә, һәркем өчен борчылып тора: исәнме, яраланмаганмы? Телевизордан яңалыклар карый, һәм блиндажларны күргәч, тормышындагы бу катлаулы вакытлар турында истәлекләре яңара.

Контракт буенча хезмәт итәргә барыргамы-юкмы — бу һәркемнең шәхси карары, дип саный «Албанец»:

— Син үзеңә йөз процентка ышанырга тиеш, чөнки син үзең өчен генә түгел, янәшәңдәге егетләр өчен дә җавап бирәсең. Ил өчен җавап бирәсең.

Махсус операция зонасында хәрби биремне үтәгәне өчен алабугалы «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев