Алабугадан МХО сугышчысы хыялы турында сөйләде
Пулеметчы ярдәмчесенең күкрәгендә өч медаль балкып тора.
«Абдулла» позывнойлы хәрби хезмәткәр Алабугага ялга кайткач, безгә махсус операция зонасында хезмәт итүе турында сөйләде. Пулеметчы ярдәмчесенең күкрәгендә өч медаль балкып тора.
Тумышы белән «Абдулла» Азнакайдан. Армиядә хезмәт иткәннән соң Алабугага күчеп килә, өйләнә. 2022 елның сентябрендә Ватанын якларга — махсус хәрби операция зонасына хәрби бурычларны үтәүгә җибәрелә.
Мобилизация башланганнан соң өченче ел китте. Шул вакыт эчендә пулеметчы ярдәмчесе күпне күргән. «Абдулла» ике тапкыр яраланган. Ике очрак та камикадзе һөҗүме белән бәйле һәм бер ай аерма белән килеп чыккан.
Геройның күкрәген өч медаль бизи. 2нче дәрәҗә «Батырлык өчен» медале «Бык» дип аталган урман полосасын штурмлаган өчен бирелгән.
— Дошман урман полосасында «утыра». Без урманны югалтуларсыз яуладык. Нәтиҗәдә, дошман ул зур югалтулар алды. Моның өчен дәүләт бүләге бирелде, — дип кыска гына сөйли көрәшче.
Безнең геройның шулай ук «Отважный» медале һәм МХО катнашучысы медале дә бар. Әмма «Абдулла» аларга зур әһәмият бирми — сугышчы өчен бу гадәти хәл, дип саный ул.
Геройга хезмәттә якыннары турындагы уйлар ярдәм итә.
— Өйдә хатыным һәм балаларым көтә. Килеп чыкса, шалтыраталар. Хатлар язалар. Кайвакыт өч айга хәрби бурычларны үтәүгә китәбез — һәм өч ай тынлык. Моңа түзүе кыен. Булдыра алганча хезмәттәшләрем аша исән-сау икәнлегемне хәбәр итәм. Безнең взвод сугышчыларының тормыш иптәшләре аерым төркемдә үзара аралашалар.
Битараф булмаган алабугалыларның гуманитар йөкләре адресатларга барып җитә, аларның ярдәме сизелерлек, дип раслый «Абдулла».
— Өйдән кигән бөтен әйбер сөендерә. Мәсәлән, өйдә тозланган әйберләр, чәк-чәк. Посылкаларда балалар хатлары да килә. Аларны укыганда, күзләргә хәтта яшьләр килә. Шундый җылы һәм күңелне нечкәртә торган алар.
Чираттагы яралануыннан соң ул дингә килә.
— Баш өстеннән сиксәнле минометка очты. Куркыныч булды. Аллага шөкер, шартламады. Шуннан соң мин үз-үземә: Алла бар, ышанырга кирәк, дидем. Белгән догаларымны укыйм.
Геройның иң зур теләге — өйгә кайту. Анда аны бик көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев