Алабугалы Алексей Иванов: «Вакыт кире кайтса, мин барыбер МХО юлын яңадан узар идем»
РФ Президенты Указы белән Иванов Алексей Мансурович Жуков медале белән бүләкләнде. Позывное – Иваныч.
Алабугалы Алексей Ивановны махсус хәрби операциягә мобилизациянең икенче дулкында — 2022 елның октябрендә чакыралар. Алексей Мансурович мотоукчы полк батальонының рота командиры була. Ике елдан артык ул алгы сызыкта хезмәт итә. Аның кул астында башта 122 кеше була. Хәзер исә ул ротадан нибары 8 кеше генә исән.
‒ Мобилизация көнендә автобуста Казанга бергә барган кешеләрнең инде исән булмавын аңлау бик авыр. Кызганычка, үлемгә ияләшә башлыйсың. Сугышчан заданиегә бер составта барасың — икенче составта кайтасың. Һәм бу чынбарлык... — дип сөйли 45 яшьлек өлкән лейтенант, рота командиры Иваныч. Мобилизация вакытында аңа 43 яшь була.
‒ Сентябрьдә мобилизация башлангач, мин барысына да: «Әгәр мине чакырсалар, мин барам. Качып калмыйм, бронь белән дә файдаланмаячакмын» дидем. Табигатем буенча шундый мин: кыенлыклардан һәм куркынычлардан яшеренмим. Хатыным, әлбәттә, бик борчылды һәм ахырга кадәр мобилизацияләнгәннәр исемлегенә эләкмәячәгемә өметләнде. Янәсе, синнән башка коллегаларың ничек эшләр, тиздән җылыту сезоны бит, (Алексей Иванов мобилизациягә кадәр «ЖилКомфортСервис» идарәче компаниясендә мастер булып эшли), бронь булырга тиеш. Беренче дулкынга эләкмәдем. Икенчесенә — эләктем. Ләкин мин сезгә туп-туры әйтә алам: әгәр вакытны кире кайтарсаң, мин яңадан шулай ук эшләр идем«, — ди Алексей Иванов.
Алабугалы копилкасында — дүрт бүләк. Аларның берсе — Жуков медале — иптәшен коткарган өчен. Алексей Мансурович, үз гомерен куркыныч астына куеп, сугыш кырыннан авыр яраланган полкташын алып чыга. Тагын бер бүләк — Владимировкада оста һәм грамоталы командование өчен.
Соклануга лаеклы гамәлләр. Герой! Әмма Алексей үзен андый дип санамый. Алай гына да түгел, үзенә булган игътибардан уңайсызлык сизә.
‒ Һәр солдат медальгә лаек. Анда булган өчен генә дә сугышчыларның 98 процентына орден һәм медальләр бирергә мөмкин дип уйлыйм. Һәм кешенең ничек һәм ни өчен МХОга эләгүе мөһим түгел: мобилизацияләнгәнме яки контрактчымы. Алар бит илебез тынычлыгы өчен анда гомерләрен куркыныч астына куялар, — ди Алексей Иванов.
Ә иң соңгы сугышларның берсендә аның үзен бик каты яралыйлар. Башына кыйпылчыклар эләккәч, кул астындагы кешеләр үзләренең командирын сугыш кырыннан алып чыга. Комбат Алексейны хәрби-кыр госпиталенә озатырга әмер бирә. Юлда командирның хәле начарлана, һәм аны ашыгыч рәвештә Донецк шәһәренә операциягә эвакуациялиләр. Соңыннан ачыкланганча, комбат вакытында приказ биргән.
‒ Мин иптәшләремә һәм комбатка моның өчен рәхмәтлемен. Тик менә мине авыр яралануым аркасында комиссовать иттеләр. Ә күңел шунда ашкына. Миңа авыр. Ләкин алган яралану аркасында түгел, ә хәзер МХОда, үз сугышчыларым белән була алмавым авыр. Без бит анда барыбыз да бер гаилә кебек. Беләсезме, сугышчылар очрашканда үзләрен ничек тоталар: алар бер-берсенең кулларын кысып кына калмыйлар, шундый җылылык белән кочаклашалар һәм үз туганнары кебек күзгә карыйлар, — дип чын күңелдән уртаклаша Алексей Мансурович. Демобилизациядән соң ул январь каникулларында иптәшләре янына, 430 нчы полкка барып кайткан инде.
Сүз уңаеннан, үзе генә түгел, ә үзенең тугры юлдашы, тормыш иптәше Кристина белән.
‒ Яраланганнан соң ирем өйгә кайтты. Әлбәттә, без җиңел сулап куйдык, чөнки ул монда, безнең белән янәшә. Бу ике ел эчендә без киеренкелектә яшәдек. Ләкин иремнең үз сугышчылары өчен борчылуын, аларның һәрберсе турында уйлавын күргәч, мин аңладым: анда — аның сугышчан гаиләсе. Без прицеп сатып алдык, мин рульгә утырдым һәм егетләр янына юл тоттык. Безне бик җылы каршы алдылар, сүзләр белән әйтеп бетерерлек түгел. Күз алдына китерәсезме, зур ир-атлар басып торалар да: «Командир, безнең командир! Безнең әти!» диләр, — дип уртаклаша Кристина Иванова.
Кристина Владимировна агым буенча йөзүче кешеләрдән түгел. Ул үзен көчле ихтыярлы һәм сугышчан хатын буларак күрсәтә. Яратучан хатын мөмкин булган барлык ресурсларны туплап, иренә, МХОда булган егетләргә тылдан төрлечә ярдәм итә.
Кристина Иванова берничә тапкыр гуманитар миссия оештыра. Өстәвенә, бу вак кирәк-яраклар җыемнары гына түгел, ә зур габаритлы һәм кыйммәтле техниканы җибәрү дә булган. Аерым алганда, аның инициативасы һәм активлыгы, битараф булмаган кешеләрнең гомуми көче белән кыска вакыт эчендә УАЗ машинасы, тепловизорлар һәм кыйммәтле медикаментлар сатып алынган.
‒ Яшермим, иремнең мобилизация исемлегенә эләккәне турында белгәч, мин шок хәлендә калдым. Әлбәттә, мин каршы идем. Ләкин тормыш иптәшемнең холкын белгәнгә күрә, миңа бу фактны кабул итәргә генә кала иде. Мин ирем белән горурланам! Үз көчемне күз яшьләренә түгел, ә гамәлләргә юнәлтергә тырыштым. Башта үз шәхси акчаларыма медикаментлар сатып ала идем. Мин Алексейның кул астында егетләр күп булуын белә идем. Алар турында командирдан башка кем кайгыртыр? Тырыштым.
Ләкин гыйнварда ирем рота өчен УАЗик кирәк дип язгач, мин үзем генә булдыра алмаячагымны аңладым. Дүрт көн эчендә без 260 мең сум җыйдык. Барлык битараф булмаган кешеләргә зур рәхмәт. Акчаның күп өлешен җыярга миңа Илшат Шайморатов һәм аның кызы Диләрә ярдәм итте. Тагын 78 мең сум бер телеграмм-каналдан килде. Һәм мондый ярдәмчеллек мисаллары күп. Минем өчен иң авыры иремнән хәбәр булмау иде. Улы белән каенанамның: «Ә әти шалтыраттымы? Ә Лешаның барысы да яхшымы?» дип сорауларын түзәргә бик күп көч кирәк иде. Мондый мизгелләрдә мин ирем исән һәм сәламәт булсын дип дога кылдым, — дип күз яшьләре белән сөйли Кристина Владимировна.
Кристина белән Алексей Ивановларның өч улы бар. Кечесенә — 13 яшь. Бу вакыт эчендә аның бердәнбер теләге — әтисенең тизрәк өенә кайтуы. Моннан тыш, Ивановларның Ева исемле оныклары да бар инде. Ева бабасының мобилизацияләнгәне турында хәбәр алынган көнне туган.
‒ Балаларыбыз һәм оныкларыбыз хакына без Ватаныбызны, җиребезне саклап калырга тиешбез һәм аны дошманнарга бирергә хакыбыз юк, ‒ дип йомгаклады Ватанны саклаучы, батыр командир Алексей Иванов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев