Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

«Добрый» позывнойлы сугышчы — махсус операциягә үзе теләп киткән беренче алабугалы

«Добрый» позывнойлы алабугалы махсус операциядә аның беренче айларыннан бирле катнаша. Тыныч тормышта сугышчы икътисадчы һәм юрист була.

— Мин Казанда туганмын. Алабугага әти-әнием белән 1989 елда күчендек. Монда мәктәптә укыдым. 15 яшьтән бирле эшлим. Соңыннан Европа университетын икътисадчы-финансист дипломы белән тәмамладым, Мәскәүдә икенче югары юридик белем алдым, — дип сөйли хәрби хезмәткәр.

Автостоп белән

Махсус операция башлану алабугалының тормышын төптән үзгәртә. Әсирләрне җәзалау кадрларын күргәч, 2022 елның апрелендә ул МХО зонасына үз теләге белән барырга була. Аның сүзләренчә, военкоматларда ул вакытта иреклеләрне җыю булмаган, шуңа күрә ир-ат фронтка автостоп белән китә.

Үз теләге белән хәрби операциягә китүчене Оборона министрлыгының махсус билгеләнешендәге «Ахмат» командасына кабул итәләр.

«Башкалар кебек үк — гади солдат», — ди ул үзе турында. Гаскәрләрнең һәр төре мөһим, кайсындыр аерып күрсәтеп булмый, дип саный «Добрый».

— Донецк, аннары Луганск шәһәрендә булдым. Сигез ел дәвамында интегеп яшәгән җирле халык безне куанып каршы алды. Ул вакытта без бик аз идек, авыр булды. Күп нәрсә юк. Солдат өч тапкыр: дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә ашарга тиеш, дип шаярта идек. Шул ук вакытта гаять зур физик йөкләнешләр һәм кырыс тормыш шартлары. Окопларда утырмадык, бетонда йокладык. Гуманитарка 2022 елның октябреннән генә килә башлады. Киткәндә 80 кило булсам, соңрак 50гә калдым.

Өч айдан соң яраланып өйгә кайттым. Вак кыйпылчык яралары, дүрт контузия, уң колак ишетми, дүрт берәмлек күрү сәләтен югалттым. Мин бернәрсәгә дә зарланмыйм. Үзем сайлаган юл, — ди «Добрый».

Батырлар вакыты

Үзе турында теләмичә генә сөйләсә дә, хезмәттәшләренең батырлыгын ул зур горурлык белән искә ала.

— Без бронясыз һәм каскасыз йөрдек. Контакт була калса, безгә гел юл бирделәр. Кырыс дисциплина. Куркаклыкка урын юк. Бер тапкыр да чигенмәдек. Беркем дә бирешмәде. Бер әсиргә дә бармак белән дә кагылмадык.

Бер очрак булды: безнең егетләр сигез тәүлеккә ярдәмсез калды. Азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары юк. Чыдадылар. 28 кеше — барысы да исән калды. Аннары аларга каршы 600 кеше торганлыгы ачыкланды.

Геройлар турында. Бездә төньяктан килгән бер тыйнак кына егет бар иде. Урысча начар сөйләшә, «колхозник» кына диләр иде аның турында. Ә артиллерия ут ачкач, ул егетләрне үз гәүдәсе белән каплады. Бөтен аркасы гел кыйпылчык иде. Госпитальгә бармады, калды: бездә үзебезнекеләрне ташлап китү оят кебек санала иде.

Туган шәһәрендә

МХО зонасында «Добрый» узган ел хезмәт итә. Вакытлыча туган шәһәренә кайта. Алдагы планнарын да ача алмый — контрактка кул куелган.

Гражданкада аның гаиләсе муниципалитет ярдәмен ала — яңа елга бүләкләр, спорт залына, бассейнга сертификатлар, кинога абонементлар. Ә Алабугадан алгы сызыкка хәзер техника белән машиналар, гуманитар посылкалар килә. Егетләр бу ярдәм өчен бик рәхмәтле, ди ул.

«Добрый» Алабугада төзелгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары советына керә. Хәрби туганлык МХО сугышчыларының гаиләләренә булышып тора: ремонт, көнкүреш һәм башка мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә, һәлак булган сугышчыларны хөрмәт белән озата, гуманитар йөкләр җибәрү белән шөгыльләнә.

Иң мөһим бурычларның берсе — фронттан кайтканнарга аякка басарга һәм тыныч тормышка җайлашырга ярдәм итү. Сугышчыларга гражданкага күнегү җиңел түгел, фикердәшләреңне очрату, күңелеңне бушатырлык итеп бер телдә сөйләшү, туры килә торган шөгыль табу мөһим.

Яңа кыйммәтләр

— Анда кешеләр подвалларда, хәрабәләр арасында яши, — дип сөйли «Добрый». — Үзләрен Россиягә алып китүләрен сорыйлар. Үлем астында йөриләр. Мисалга, үз күзләрем белән күрдем: бер хатын-кыз кибеттән сумкалар тотып кайтып килә, кинәт шартлау — һәм ул юк.

Алгы сызыкта булган һәр кеше дөньяга башкача карый башлый. Карашлар, кыйммәтләр, тормышка мөнәсәбәт үзгәрә. Һәр көнеңне кадерләп яшәргә өйрәнәсең, тормыш зирәклеге арта. Анда барысы да гадел. Гайбәт тә, гаеп тә юк. Кешенең бөтен эчке сыйфатлары уч төбендәге кебек.

Анда күпләр акча яки бүләкләр өчен бара, дип санаучылар да бар. Бу бөтенләй алай түгел. Сугышчылар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, алгы сызыкка кат-кат әйләнеп кайта. Чөнки башкача булдыра алмыйлар.

Бәхетле очракка таянасың, Аллага ышанасың, намаз укый башлыйсың. Әгәр сиңа дип «очып» килсә, каска да коткара алмаячак. Күпме яралардан соң да мин исән икән, димәк, нәрсәдер өчен мин бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев