Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Руслан Буланов. «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән герой

Без Ватанны саклаучылар елына багышланган «Безнең геройлар» дип исемләнгән махсус рубрикабызны дәвам итәбез.

11 гыйнвар көнне аңа 35 яшь тулган булыр иде... Яшь, матур, көчле Руслан Булановның тормышы 2024 елның маенда махсус хәрби операция зонасында өзелде.

Без Ватанны саклаучылар елына багышланган «Безнең геройлар» дип исемләнгән махсус рубрикабызны дәвам итәбез. Бүген герой-патриот — элемтә полкы сугышчысы Руслан Рәфкать улы Буланов турында сөйләрбез.

«Барсук» кушаматлы сугышчы МХО зонасына 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән. Ачык, яхшы күңелле, ул шунда ук хезмәттәшләре белән уртак тел таба. Авыр хезмәт шартларына карамастан, Руслан барлык авырлыкларга түзеп, сугышчыларга ярдәм итә, беркайчан да зарланмый, туганнарын тынычландырырга тырыша. Якыннары әйтүенчә, Руслан бала чагыннан ук шундый булган. Лидерлык сәләтләре мәктәптә үк күренә, мәктәпне бишлеләргә генә тәмамлый.

‒ Руслан 2нче мәктәптә укыды. Югары сыйныфларда мәктәп президенты һәм «Яшь лидер мәктәбе» тыңлаучысы, сәләтле балалар өчен туган якны өйрәнү буенча «Алабуганың үткәне һәм бүгенгесе» фәнни-гамәли конференциясе лауреаты булды. Аңа спорт биюләреннән алып астрономиягә кадәр бөтен нәрсә кызык иде. Конструкторлык бюросында эшләргә хыялланды, — дип сөйли батырның әнисе Римма Буланова.

Болардан тыш, яшьләрнең фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләренең «Мине XXI гасырда бәяләячәкләр» Ачык Бөтенроссия конкурсында җиңүче буларак, Руслан Мәскәүдә үз проектын яклый һәм АМР башлыгының исемле стипендиаты буала. Казан университетында укый. 2010-2011 елларда Түбән Новгородта армия сафларында хезмәт итә. Мобилизациягә кадәр Казанда, гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшли.

***
Ватанны саклаучы буларак, Руслан Рәфкать улы җир йөзендә тынычлык өчен көрәшкән һәм, бабасының бабасы кебек үк, соңгы мизгелгә кадәр үзенең хәрби һәм гражданлык бурычына тугры калган. Руслан тормышында катлаулы вакытлар шактый күп була һәм ул аларны лаеклы үтә. Ул бер тапкыр да бирешми.

Шул ук вакытта, Русланны шәхсән белгән кешеләр билгеләп үткәнчә, ул һәрвакыт якты һәм ихлас кеше булып калган. Кайгыртучан ул, ышанычлы абый, яратучан ир, үз эшендә профессионал, ярдәмчел иптәш, тугры дус, батыр сугышчы, шат күңелле кеше — Руслан хәтерләрдә мәңгегә шундый булып калачак.

2024 елның 4 маенда, хәрби биремне үтәгәндә, ватандашыбыз авыр яралана. 2024 елның 29 маенда солдатның йөрәге тибүеннән туктый. Руслан Буланов барлык хәрби хөрмәтләр белән Алабугада Хәтер аллеясында җирләнде.

Герой-алабугалының батырлыгы РФ Президенты Владимир Путин имзалаган бүләк — үлгәннән соң бирелгән «Батырлык» ордены белән бәяләнде, орден аның туганнарына тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев