1941 елның 22 июне: Алабуга сугышның беренче көннәрендә
1939 елгы җанисәп буенча Алабуга һәм район халкы 55 803 кешене тәшкил иткән (14 963 шәһәрдә, 40 840 районда).
1941 ел
1941 елның 22 июнендә Гитлер Германиясе һөҗүм итмәү турындагы килешүне боза һәм Советлар Берлеге территориясенә бәреп керә. «Сталин юлы» газетасы 25 июнь көнне алабугалыларга беренче каты сугышлар, сугышчыларның батырлыгы турында хәбәр итә һәм дошман алдында бердәмлекне сакларга чакыра.
Бу чорда районда һәм шәһәрдә 55 000 кеше яшәгән. Дүрт ел эчендә Алабуга районыннан фронтка 14 000 гә якын кеше киткән, яртысыннан азрагы гына кире кайткан. 6500 дән артык кеше батырлыклары өчен бүләкләнгән.
1941 елда Алабуга районында 33 авыл советы исәпләнә, аңа 89 торак пункт керә. Аларда 85 колхоз һәм 1 совхоз эшли. Сугыш башлану белән авыл халкы җилкәсенә җирле халыкны гына түгел, фронтны да азык-төлек белән тәэмин итү, предприятиеләргә чимал китерү кебек авыр бурычлар төшә.
Промышленность предприятиеләре ашыгыч рәвештә фронт өчен продукция чыгаруга үзгәртеп корыла. Мәсәлән, механика заводы граната корпуслары, мина шартлаткычлары башлары, шестернялар, эчке янулы авиация двигательләре өчен компрессион һәм поршень боҗралары чыгара башлый. Укыту-җитештерү остаханәсе эшли, соңрак ул Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең укыту-җитештерү предприятиесе дип үзгәртелә.
АДМЯ биргән материаллар нигезендә әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев