1942-1944 еллар: Алабуга — фронтка!
Алабуга һәм район халкы бу девиз астында фидакарь хезмәт куйган.
Шәһәр һәм район халкы «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» девизы астында эшли. Фронтка кием-салым, аяк киемнәре, шәхси гигиена әйберләре, азык-төлек, акча җибәрәләр, үз акчаларын Кызыл Армия ихтыяҗларына тапшыралар.
1942 елның декабрендә генә дә алабугалылар танк колоннасын төзү өчен 1 660 000 сум, ә 4 ел эчендә оборона фондына 10 300 000 сумнан артык акча күчерә.
1943 ел
Танайка авылының «Кызыл партизан» колхозы әгъзалары 2 хәрби самолет төзү өчен 500 000 сум акча җыя.
1944 ел
1944 ел башына Алабугада фронт өчен продукция җитештерүче 20 дән артык төрле предприятие һәм промысел артельләре исәпләнә. Җитештерүнең шактый күләмнәре урман хуҗалыгына, ашлык әзерләүгә һәм төзелеш конторасына, «Алабуга» совхозына һәм машина-трактор станциясенә туры килә. Киҗе-мамык комбинаты тукыма һәм марля чыгара. Промкомбинат кәрзиннәр, чабаталар һәм юкә мунчаласы, шырпылар, кисмәкләр җитештерә, киптерелгән гөлҗимеш һәм алмалар әзерли. Алабуга спирт заводы фронт өчен спирт чыгара.
Артельләр төрле продукциядә махсуслашкан:
- «Смычка» — торф, чуерташ, ком, бут ташы чыгару һәм кирпеч җитештерү;
- «Суеркар» — тәгәрмәчләр, ат дагалары ясау;
- «Ударник» — авыл хуҗалыгы инвентарен ремонтлау, калайдан һәм тимердән эшләнмәләр әзерләү;
- «15 лет Октября» — җылы өске кием, колакчын бүрекләр һәм гимнастеркалар әзерләү;
- «Аучы» — трикотаж әйберләр бәйләү;
- «Кама» — мех әйберләр һәм бияләйләр тегү, киез итекләр җтиештерү.
- «Работник» — ашлык, авыл хуҗалыгы продуктлары, балык, гөмбә, җиләк-җимеш әзерләү.
1944 елның 15 июнендә «Сталин юлы» район газетасы хәбәр иткәнчә, Алабугада Татарстанда беренче ит-консерв заводын монтажлау тәмамлана, ул җирле чимал белән эшләячәк. Елына 1 000 000 банка консерв һәм 200 тонна төрле тозланган продукция, ә иң мөһиме — фронт өчен бик кирәкле гематогенның зур күләмнәрдә җитештерү планлаштырыла.
1945 ел
Алабуга, бөтен Советлар Союзы кебек үк, тулы җиңү турында 9 май көнне, фашистлар хөкүмәте тулы һәм берсүзсез капитуляция турындагы актны имзалаганнан соң берничә сәгать узгач кына белә. Алабугада тантаналы митинг уза.
14 000 якын кеше — Бөек Ватан сугышында катнашучылар:
- 1373 кеше 1939-1940 елларда Алабуга райвоенкоматы тарафыннан чакырылган;
- 10 261 кеше мобилизацияләнгән;
- 2300 кеше үзләре теләп фронтка киткән;
- 7050 алабугалы һәлак булган яки хәбәрсез югалган.
6500 алабугалы батырлыклары өчен бүләкләнгән, алар арасында 13 Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының ике тулы кавалеры бар.
Алабуга районы халкы 4 ел эчендә илнең оборона фондына 10 300 000 сумнан артык акча күчергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев