80 елга — 80 факт: Кызыл Армия командирының кыр сумкасы тарихы
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан кызыклы фактлар белән таныштыруны дәвам итәбез.
«80 елга — 80 факт» проекты АДМЯ Хәтер музее белгечләре катнашында «Алабуга Нуры» һәм «Новая Кама» газеталары хәбәрчеләре тарафыннан алып барыла. Ел дәвамында без легендар шәхесләр һәм экспонатлар турында сөйләрбез, уникаль архив документлары, фотосурәтләр, тарихи белешмәләр белән таныштырырбыз.
3 факт. Сугыш еллары планшеты, яисә Кызыл Армия командирының кыр сумкасы тарихы
Команда составы өчен генә билгеләнгән бу махсус сумканы төрлечә атаганнар: кыр сумкасы, командир сумкасы, офицер сумкасы, сержантлар сумкасы. Шулай ук: офицер планшеты, планшет, палетка... Хәрби кулланышта ул 100 елдан артык элек барлыкка килгән.
Бөек Ватан сугышы чоры сумкалары һәм палеткалары күннән, гадәттә кара-көрән төстә эшләнгән. Нәкъ менә шундый сумка АДМЯ Хәтер музеенда саклана да инде. Чын тарихи предмет. Хәтер музеенда бу экспонат «көрән төстәге командир планшеты» дип билгеләнгән.
Бу хәрби атрибут китап рәвешендә бөкләнә, эчендә карандашлар, ручкалар, линейкалар һәм башка кирәк-яраклар өчен кесәләр бар. Эчке ягында пластик һәм тукыма кесәләр, өстендә — металл йозак һәм аскы өлешендә металл заклепка белән җиһазландырылган.
Тулырак итеп әлеге экспонат турында АДМЯ Хәтер музее мөдире Роза Ибраһимова сөйләде:
‒ Бу кыр сумкасы команда составының эше өчен кирәкле документларны, язу кирәк-яракларын һәм инструментларны күчереп йөртү, саклау һәм куллану өчен кулланылган. Тиз арада дөрес карар кабул итү өчен бик күп мәгълүмат кирәк: оператив сводкалар, көчләр диспозициясе турында мәгълүматлар, разведка мәгълүматлары, шәхси состав турында мәгълүмат, карта...
Боларның барысын да командир планшет сумкасында йөрткән.
Кызыл Армиядә планшет офицерларда 1923 елның көзеннән барлыкка килә. 1932 елның гыйнварыннан кыр сумкасы (башка үрнәктәге) Кызыл Армия командирларын тәэмин итүгә тапшырыла.
Бөек Ватан сугышы алдыннан махсус кирза материалыннан кыр сумкалары җитештерү җайга салына. 1941 елгы приказ нигезендә мондый кыр сумкасы бары тик строй частьлары комсоставы өчен һәм сугыш чорына гына каралган. Бөек Ватан сугышы елларында офицерлар составы карталар, документлар өчен сумка-планшет белән тәэмин ителә. Сугыш шартларында планшет командир өчен документлар сейфы һәм язу өстәле ролен башкара.
Шуның белән беррәттән планшет офицерны дошман өчен күзгә ачык күренеп торган мишеньгә әйләндерә, һәм фашистлар туры командирларга атарга тырышалар. Гади солдатларның планшетлары булмаган.
Бөек Ватан сугышы елларында җитештерелгән сумка-планшетлар саны турындагы мәгълүмат катгый рәвештә сер итеп сакланган. Бу дошманнар армиянең команда составы санын исәпләп чыгармасыннар өчен эшләнгән. Кыр сумкаларына заказлар күн заводларында урнаштырылган, эшләнмәләр складларда сакланган һәм кирәк булган саен бирелгән.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң фронттан кайткан совет офицерлары һәм солдатларының шундый сумкалары калган. Алар хәтер кебек сакланган. Балалар һәм оныклар өчен бу планшетлар еш кына горурлык билгесенә әйләнгән, һәм балалар аларны мәктәп сумкасы итеп кулланган.
АДМЯ фондларында офицер планшеты 1994 елның 20 гыйнварында алабугалы Владимир Ежов ярдәмендә барлыкка килә, ул аны музейга бүләк итеп тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев