Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

9 Май алдыннан Алабуга районында тугыз ветеранның фатирында ремонт үткәрелде

Моннан тыш, җирле эшмәкәрләр һәм оешмалар көнкүреш техникасы һәм башка кирәкле әйберләр сатып алуда ярдәм иткәннәр.

9 Май алдыннан Алабуга районында тугыз ветеранның фатирында ремонт үткәрелде. Моннан тыш, җирле эшмәкәрләр һәм оешмалар көнкүреш техникасы һәм башка кирәкле әйберләр сатып алуда ярдәм иткәннәр.

— Ветеранга кер юу машинасын эшмәкәр С. В. Вдовина бүләк итте, газ плитәсен НГДУ сатып алырга булышты, ә биотуалетны «Ак Барс» банкының сату офисы җитәкчесе Людмила Михайловна Мусаева бирде. Барлык эшләр җитәкчеләрнең ярдәмчеллеге нәтиҗәсендә Җиңү көненә кадәр тәмамланачак, — дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон.

«Алабуга» МИЗ шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тормыш шартларын яхшыртуга үз өлешен кертте. Водоканал белгечләре тиз арада Азин урамындагы 32 нче йорт һәм Спас урамындагы 57нче йорт адреслары буенча канализация септикларын урнаштырды.

— Без җиңү китергән батырларыбызга ярдәм итә алуыбыз белән горурланабыз. Безнең предприятие киләчәктә дә ветераннарга хөрмәт күрсәтеп ярдәм итәчәк, — дип ассызыкладылар компаниядә.

Район хакимияте билгеләп үткәнчә, ветераннарны кайгырту социаль сәясәтнең төп юнәлешләреннән берсе булып кала. Хакимият, бизнес һәм җәмәгатьчелекнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә ветераннар игътибар гына түгел, ә тормыш сыйфатын яхшыртуда реаль ярдәм дә ала.

городелабуга.рф мәгълүматы буенча әзерләде

ФОТО: городелабуга. рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев