Алабуга районы Поспелово халкы 80 фронтовикның исемен кире кайтарды
Бөек Ватан сугышы илебезнең һәр гаиләсе тарихында тирән эз калдырган.

Вакыт дигәннәре аяусыз: детальләр югала, исемнәр онытыла, ә кайбер геройлар сугыш кырларында гына түгел, киләчәк буыннарның хәтерендә дә «хәбәрсез югалган» булып калалар. Поспелово авылында бу гаделсезлекне төзәтергә булганнар. Монда инде ике ел дәвамында батырлыклары җирле һәйкәлнең гранит плитәләрендә язылмыйча калган якташларының исемнәрен эзләү эшләре бара.
Әлеге эшне башлап җибәрүче — «Яшь армия» хәрәкәте координаторы һәм авыл мәктәбенең иминлек һәм Ватанны саклау нигезләрен оештыручы укытучы Дмитрий Жарков. Ул Поспелово авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Елена Лизуновага Поспелово һәм күрше Мальцево обелискларында исемнәре булмаган кешеләрнең истәлеген торгызуны сорап мөрәҗәгать итә.

— Без бу эшне җирле дәрәҗәдә башларга карар кылдык: мәгълүматларны мөмкин кадәр төгәлрәк торгызу өчен, военкоматлардан югалганнар исемлеген рәсми порталлар белән чагыштырдык, — дип сөйли Елена Владимировна. — Дмитрий Анатольевич һәм аның укучысы зур эш башкарды инде, әмма төп казанышлар әле алда.
9 сыйныф укучысы һәм «Яшь армия» отряды командиры Кира Бятикова — архивларны өйрәнү, фамилияләрне чагыштыру һәм язмышларны торгызу эшен үз өстенә алучыларның берсе.
— Минем өчен эмоциональ яктан авыр булды, — дип сөйли Кира. — Табылган һәр кеше өчен бик борчылдым, чөнки аларның исемнәре мәңгеләштерелмәгән иде. Ә бит бу кешеләр тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен биргәннәр. Алар турында истәлекләрнең сакланмаганлыгын аңлау — иң авыры.
Мәктәп укучысы һәм аның остазы «Память народа» сайты белән эшләгәннәр. Һәлак булганнар исемлеген өйрәнеп, мемориаль плитәләрне фотога төшергәннәр һәм мәгълүматларны чагыштырганнар. Эш барышында ачыкланганча, күп исемнәр һәйкәлләрдә генә түгел, рәсми документларда да юк.
— Без Поспеловодан якынча 25 кеше һәм Мальцеводан якынча 60 кешене таптык, — ди Дмитрий Жарков. — Бу кешеләр онытылган кебек — аларның исемнәре исемлектә юк, әйтерсең алар Ватан өчен һәлак булмаганнар.
Проект авторлары Поспеловода туганнарны гына түгел, картада инде булмаган Моркваши, Гусевка, Ключевка кебек күрше авылларда яшәүчеләрне дә мәңгеләштерергә булган. Бу эш шуның белән үзенчәлекле дә. Сугыштан соң бу торак пунктлар юкка чыга, ә аларның халкы Поспеловога күченә.
Эш әле тәмамланмаган. Алда — мәгълүматларны ахыргы чагыштыру, финанслау эзләү һәм мемориаль плитәләрне яңарту.

Поспеловода һәлак булган сугышчыларга һәйкәл — районда иң борынгыларның берсе. Ул 1970 елларда төзелгән дип фаразлана. Башта ул совхоз конторасы янында торган, ә аннары аны хәзерге урынына күчергәннәр. Реставрациядән соң һәйкәлне тимер белән тышлыйлар, янәшәдә флагшток, эскәмияләр һәм митинглар өчен мәйданчык барлыкка килә. Ләкин фронтовикларның исемнәре язылган плитәләр шул ук калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев