Алабуга институты ветераны Людмила Цыпленкова медаль белән бүләкләнде
КФУның Алабуга институты директоры Марат Умаров һәм КФУның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Екатерина Турилова бүләкне тыл хезмәтчәне Людмила Цыпленковага тапшырды.
КФУның Алабуга институты директоры Марат Умаров һәм КФУның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Екатерина Турилова бүләкне тыл хезмәтчәне Людмила Цыпленковага тапшырды. Алар ветеранга фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр һәм сәламәтлек теләделәр.
Людмила Ивановна 1929 елның 2 гыйнварында Казиле авылында туа (ул вакытта ТАССРның Морт районы). Сугыш вакытында туган авылында хат ташучы булып эшли. 1948 елда кияүгә чыга, никахта 3 балалары туа. Хәзер инде аның 5 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар. Людмила Ивановна алар турында горурланып һәм яратып сөйли.
1961 елда ул гаиләсе белән Алабугага күчеп килә, анда пешекчеләр курслары уза һәм ОРС (эшчеләрне тәэмин итү бүлегенә) кухня хезмәткәре булып урнаша. Анда ул 15 ел эшли.
Хәзер ветеранга 96 яшь, әмма ул әлегә кадәр сугыш авырлыкларын ачынып искә ала.
— Сугыш башланганда миңа 11 яшь иде. Сугышка кадәр әти тимерче булып эшләде, ә сугыш башлану белән аны фронтка алып киттеләр. Әни, әлбәттә, бик борчылды, елады. Мин гаиләдә иң өлкәне идем, дүртенче баланың дөньяга килүен көттек, гаиләбез күп балалы булды.
Янәшәбездә хат ташучы булып эшләүче бабай яши иде. Бервакыт ул безгә керде дә: «Кызым, хәзер син әтиең урынына каласың инде», — диде. Ул мине күрше Костенеево авылына илтеп куйды, анда почта бүлекчәсе бар иде. Мин дә эшли башладым, үз авылымнан почта ташыдым, — дип уртаклашты Людмила Ивановна.
Көненә аңа үз участогын ике әйләнергә туры килә, ә бу аз да түгел, күп тә түгел — 70 йорт. Иртән Казиледән Костенеевога фронттагы хәлләр турында мәгълүмат алып килсә, төштән соң «Сталин юлы» газетасы һәм фронттан хатлар китерә. Почтальон кызны һәр йортта беләләр һәм түземсезлек белән көтеп алалар.
Людмила Цыпленкова гомер буе бер ялсыз эшли. Ә бит ул балачактан ук врач булырга, кешеләргә ярдәм итәргә хыяллана, ләкин бу хыялы тормышка ашмый кала. Алабуга медицина училищесына кереп, укулар башлана дип торганда, Людмилага авылдан хәбәр килеп ирешә: аңа, авылга кайтып, әнисенә булышырга кирәк була. Әлбәттә, әнине тыңламыйча ярамый, ул җыенып, чабатасын кия дә авылга җәяү кайтып китә.
− Чабата киеп, карлы-сулы юлдан берничә чакрым җәяү баруның ни икәнен белергә беркемгә дә язмасын, — ди ветеран.
Яшь кызның хәтеренә хезмәттән кайткан күрше кызлар кереп калган: аларны фронтка озатмаганнар, ә Казан янында окоплар казырга калдырганнар. Кызлар, шыр сөяккә калып, өйләренә көч-хәл белән кайтып җиткәннәр. Ленинградтан эвакуацияләнгән ике укытучыны да шундый ук хәлдә каршы ала авыл халкы. Аларны бөтен авыл белән ашаталар — кемдә нәрсә бар.
Иң якты истәлекләрнең берсе — «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнү.
— Андыйны онытып буламени! Бөтен авылны клубка җыйдылар. Мин хәтта үземне кем бүләкләгәнен дә хәтерлим — Спиридон Яковлевич Танаев, Себер партизаны. «Бу кыз ярдәмендә без фронттагы хәлләрне белеп тордык», — диде ул.
Людмила Ивановна пенсиягә Алабуга дәүләт педагогия институты вахтеры вазифасыннан чыга. Ул вакытларны ветеран һәрвакыт яратып искә ала.
Людмила Ивановнаның гомуми хезмәт стажы 44 ел тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев