Алабугада Җиңү көне бәйрәмендә «Герой атасы», «Герой анасы» күргәзмәләре эшли
Кулларына МХО урынында һәлак булган улларының фотосурәтләрен тоткан ата-аналар портретлары күргәзмәсе ачылды.
9 майда Алабуганың «Молодежный» стадионында Республика проекты кысаларында «Герой атасы», «Герой анасы» күргәзмәләре ачылды. Аларда махсус хәрби операция барышында һәлак булган улларының фотоларын кулларына тоткан ата-аналарның портретлары куелган.
«Ватанны саклаучылар» фонды оештырган экспозиция беренче тапкыр 23 февральдә тәкъдим ителде һәм шәһәр халкы геройларны искә алсын өчен Җиңү көнендә яңадан ачылды.
Укучыларны һәм студентларны якташларының батырлыгы белән таныштыру максатыннан, якын арада күргәзмә Алабуга районының уку йортларына җибәреләчәк.
Күргәзмә, бүген, 9 майда, көне буе эшли. Керү бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев