Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Алабугада Җиңү Парады узды

Алабугада бүген Җиңү көнен бәйрәм итәләр.

Бүген Алабугада, бөтен илдә кебек үк, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иттеләр. Митинг бәйрәмнең төп сәхнәсенә Россия Федерациясе флагы һәм Җиңү байрагын чыгарудан башланды. Алабугалыларны, шәһәр кунакларын Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин котлады.

Аннары барлык катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шуннан соң алып баручылар Җиңү Парады башлануы турында игълан итте. 

Парадны Бөек Ватан сугышы ветераннары — Кирилл Тимряков, Владимир Громов һәм Виктор Кусакин утырган Волга 3115 автомобиле базасындагы «Кара пантера» кабриолетының тантаналы узуы ачып җибәрде.

Тынлы оркестр аккомпанементы астында саф адымы белән хәрби хәрәкәтләр ветераннары, СВО катнашучылары, Алабуга Суворов училищесы курсантлары һәм укытучылары, «Яшь десантчы», «Яшь армиячеләр» клублары вәкилләре, мәктәп укучылары, студентлар, балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре үтте. Парад белән Алабуга хәрби комиссары Николай Битюков җитәкчелек итте.

Парад «Навстречу Победе» муниципаль конкурсында катнашучы машиналар белән тәмамланды.

Бәйрәм программасы театральләштерелгән тамаша, бәйрәм инсталляцияләре, күргәзмәләр һәм солдат боткасы белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев