Алабугада ветераннарга Җиңү көне уңаеннан 2400 җыелма бүләк ителәчәк
Бүләкләр Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриевтан тапшырыла.
Алабуга районында һәм шәһәрдә ветераннарга Җиңү көненә бүләкләр тапшыралар. Аларны йөз илледән артык кеше алачак.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан бүләкләр Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, фронтовикларның тол хатыннарына, Ленинград блокадасында булганнарга һәм тыл хезмәтчәннәренә бирелә. Моннан тыш, азык-төлек җыелмаларын 1923 елдан алып 1945 елның 9 маена кадәрге чорда туган алабугалылар алачак. Барып алу турында борчылмасыннар өчен, бүләкләрне ветераннарның өйләренә китерәләр.
Елена Мерзон билгеләп үткәнчә, барлык ветераннар шулай ук өстәмә федераль һәм төбәк түләүләрен алачак, алар автомат рәвештә исәпләнә.
− Бу мәсьәлә безнең контрольдә, һәм без һәркемнең тиешле ярдәм алуын күзәтәбез, — дип ассызыклады ул.
Моннан тыш, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриевтан да бүләкләр тапшырыла. Барлыгы 2400 җыелма әзерләнгән, аларның һәрберсендә 12 төр продукт бар. Аларны сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре генә түгел, ә махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның гаиләләре, ветераннар хәрәкәте активистлары һәм гуманитар штаб волонтерлары да алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев