Алабугалылар «Виртуаль Үлемсез полк»ка кушыла ала
Оештыручылар район халкын туганнарының фотосурәтләре һәм тарихлары белән уртаклашырга чакыра.
Җиңү көне алдыннан Алабугада Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген саклауга юнәлдерелгән «Виртуаль Үлемсез полк» патриотик акциясе уза. Оештыручылар район халкын сугышта катнашкан туганнарының фотосурәтләре һәм тарихлары белән уртаклашырга чакыра.
Ничек катнашырга?
- Ветеранның фотосын, аның исем-фамилиясен, әтисенең исемен күрсәтеп Алабуга муниципаль районының ВКонтакте рәсми төркеменең шәхси хәбәрләренә җибәрергә.
- Сурәтләр шәһәр билбордларында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.
- Барлык җибәрелгән материаллар алабугалыларның тарихын берләштерүче онлайн-экспозициягә керәчәк.
«Үлемсез полк» — үткәннәр турында хәтер генә түгел, буыннар бәйләнеше дә. Әйдәгез, геройларыбызның тарихын бергәләп саклыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев