Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Алабуганың Хәтер музеенда патриотик кино күрсәтү башланды

«Правильное кино» IV Халыкара кинофестивале кысаларында беренче тапкыр патриотик кино күрсәтелде.

Фестиваль 2022 елда Мәскәү шәһәренең Җиңү музее инициативасы белән барлыкка килгән. Башкала музее гомуми карау өчен фильмнар исемлеге тәкъдим итә, ә башка музейлар әлеге исемлектән күрсәтү өчен кино сайлый. Фильмнар — төрле, әмма һәркайсының нигезендә патриотлык темасы ята.

Шулай итеп, беренче күрсәтелгән фильм «Две судьбы маршала Худякова» кинокартинасы булды.

‒ Авиация маршалы Сергей Худяков — СССР хәрби-һава көчләрен булдыручыларның берсе. Аның карьерасы бик тиз үсә: өч ел эчендә полковник Худяков Мәскәү һәм Курск сугышларындагы казанышлары нәтиҗәсендә авиация маршалына кадәр күтәрелә. Ләкин язмыш аңа бик каты җәза бирә. Сугыштан соң ул кулга алына һәм еллар буена дәвам иткән сорау алулар һәм җәзалаулар узгач, атып үтерелә. Сергей Худяков Сталин үлеменнән соң реабилитацияләнә. Бу фильм конкрет шәхес турында. Нигездә — документаль хроника, тарихи фактлар, туганнарының истәлекләре, тарихчыларның комментарийлары, —дип аңлатты Хәтер музее мөдире Роза Ибраһимова.

Беренче тамашачылар Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары булды.

‒ Без Маршал Худяков турында фильм карадык. Бик кызыклы шәхес. Гади малайдан маршалга кадәр үскән ул. Советлар Союзына ярдәм иткән, ләкин, кызганычка, ул Сталин репрессияләреннән бик фаҗигале рәвештә һәлак булган. Үзем өчен кызыклы булган бик күп яңа фактлар белдем. Кечкенә балалар мондый фильмнарны аңламас, әмма яшүсмерләргә, минем уйлавымча, һичшиксез күрсәтергә кирәк, яшь буын үз иленең тарихын белергә тиеш, — дип уртаклашты мәдәният көллиятенең 2 курс студенты Арина Адиатова.

‒ Моңа кадәр белмәгән бик күп фактларны белдем. Сталин репрессияләре чынлыкта да бик куркыныч. Бу безнең ил тормышындагы фаҗигале тарихи вакыйгалар. Ләкин алар булган. Алар турында да белергә кирәк. Бик кызыклы фильм. Мин аны музейда гына түгел, мәсәлән, мәктәптә тарих дәресләрендә дә күрсәтергә кирәк дип саныйм, — диде мәдәният көллиятенең режиссерлык факультетының 2 курс студенты Ирина Павлова.

Бу проект бик популяр, диләр Хәтер музее хезмәткәрләре. Узган елгы кино күрсәтү нәтиҗәләре буенча 500дән артык югары сыйныф укучысы патриотик фильмнар карый алган. 2025 елда IV Халыкара кинофестиваль кысаларында фильмнар күрсәтү гыйнвар ахырына кадәр исәпләнгән. «Две судьбы маршала Худякова» фильмыннан тыш, алабугалылар тагын «Ударная сила. Оружие антитеррора», «Ударная сила. Электронная паутина», «Ударная сила. Смертельное оружие» кинокартиналарын да карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев