Алтын куллы бабамның батырлыгы
Инде 80 ел вакыт узса да, сугыш китергән авырлыклар, югалтулар берсе дә эзсез калмаган.
Йөрәкләр әле дә сыкрый, зар елый. Хәзерге көндә безгә тынычлык бүләк итүче ветераннар бөтен районга 1-2 генә кеше калып бара торгандыр. Ләкин алар күрсәткән батырлык — безнең йөрәкләрдә, ул беркайчан да онытылмас. Бөек Ватан сугышы җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр. Бу ачы җил безнең гаиләне дә читләтеп үтмәгән.
Минем бабайның җиде ир туганы була. Бабай белән бергә 8 малай үсәләр. Шуларның икесе дәвалап булмый торган тиф чиреннән үлеп китә. Әбиебез биш улын сугышка озата: иң өлкәне — Имаметдин, икенчесе — Мисбахетдин, өченчесе — Фәләхетдин, дүртенчесе — Шәйхелислам, бишенчесе — Мирзагаян (минем бабам). Кызганычка, өчесе — Имаметдин, Мисбахетдин һәм Фәләхетдин яу кырында ятып кала. Шәйхелислам белән Мирзагаян бабама туган илгә исән-имин кайту насыйп була. Иң кече энеләре — Мөхәммәтдин исемле була.
Минем бабам, Мирзагаян Сәләхетдин улы Сәләхетдинов Мамадыш районы Иске Чәбия авылында туа. Сугышка үзе теләп китә. Яше тулмаганлыктан аны фронтка алмыйлар. Үлчәнгәндә гәүдә массасын, туган елын да арттырып әйтә. Ләкин комиссия үткәндә болар барысы да яңадан ачыла. Шулай булуга карамастан, Ватан алдында үзен бурычлы итеп тоеп, барыбер барырга карар кыла. Аңа ул чакта бары 15 яшь кенә була. Бер ел хәрби әзерлек үткәннән соң, 16 яшен тутырып, сугышка алына.
Беренче көннәрдән үк каты бәрелешләрдә катнаша. Кечкенә генә гәүдәле булуына карамастан, кул пулеметын өстерәп, 20 километр алга барырга, иптәшләрен дошман ядрәләреннән сакларга туры килә. Шундый авыр пулемет та аңа җиңел кебек тоела. Ул дошман өстенә ядрәләр яудырудан туктамый. Ачудан каты итеп тешләрен кысып алга ыргыла. Сугышларның берсендә аягы яралана. Яралы килеш тә озак көрәшә ул. Янындагы иптәшләре һәлак була, аның берүзенә дошманга каршы торырга туры килә.
Аңына килгәндә хәрби госпиталь, сары стена һәм аңа таба иелгән өлкән яшьтәге врачны күрә... «Мин исән!!!»... — дигән уй ярып үтә аның баш миен. Ләкин аякны селкетеп булмый, ул аны хәтта тоймый да... «Аякларым бар микән минем?» дигән икенче уй башын бораулый башлый... Бик авырлык белән булса да, куллары белән капшап аяклары барлыгын сизә. Каты сызлау, нәрсәдер өзелгән кебек сулкылдау озак сөенергә ирек бирми. Ул тагын аңын җуя. Шулай бер терелеп, бер үлеп, озак вакыт дәваланганнан соң, аякка баса һәм яңадан сугышка керә... Бу юлы да, аны гына көтеп торгандай, өсләренә яңгыр кебек дошман ядрәсе ява. Шундый шартларда да ике иптәшен үлем кырыннан алып чыгарга җитешә ул. Көтмәгәндә якында гына снаряд шартлый. Снаряд ярчыклары эләгеп икенче аягын да яралый... Күпме вакыт үткәндер, үлгән солдатлар арасында тирән чокырда аңына килә солдат. Ике санитарка шул чокырдан күтәреп алып чыгалар, аягына баса алмагач, кыр буйлап та алмаш-тилмәш күтәреп кайталар. Госпитальдә «живучий татарчонок» дип яратып эндәшәләр аңа.
Ходай рәхмәте белән исән калуына сөенеп, савыккач, партизанлык итә...
«Сугыш бетте!» дигән сөенечле хәбәрне бабам Берлинда ишетә.
Сугыш тәмамлангач та, бер елга якын бөтен илләр буйлап ач халыкка ярдәм итүдә катнашалар. Фашистлар тартып алган малларны үз илләренә кайтаралар. Күпме михнәт кичкән халыктан рәхмәт сүзләре, шунда калырга кыстаулар да ишетәләр. Ләкин аның чит җирдә каласы килми, күңеле белән туган илгә ашкына.
Зур Җиңү яулап, күкрәк тулы медальләр белән туган авылына кайта. Кайтуга аяклары яралы дип тормый, эшкә керешә. Чөнки сугыштан соңгы җимерекне төзәтергә, яңадан торгызырга кирәк. Бөтен тирә-юньдәге авылларга, районнарга йөреп, йортлар сала. Авылыбыздагы кибет, клуб, медпункт һәм кешеләр яши торган барлык йортлар — аның кулы белән төзелгән. Өебездәге ул ясаган өстәл, урындыклар, эскәмия, шкафлар, ашлык саклау ларлары, тәрәзә йөзлекләре, чаңгы, чана, көянтә, куна, уклау, чүкеч һәм башка эш кораллары хәзерге көндә дә кулланышта.
Бергә тормыш җиңелрәк булыр дип әбием белән гаилә коралар. Ул заманда туй итүләр юк. Онытылып беткәч, барып язылышалар. Бер-бер артлы алты балалары туа. Икесе тугач ук озак тормый, авыртып үлә. Калган дүрт балалары үсеп, олы тормышка аяк баса.
Хәзерге көндә 13 оныгы, 25 оныкчыгы бар.
Бабаебыз беркайчан да бернәрсәдән дә зарланмады. Шул аягындагы ярчыклар белән яшәде. Сызлануларын да безгә күрсәтмәде. Операциягә дә бармады. 88 яшькә кадәр әбиебез белән бергә безнең өчен зур терәк булып гомер иттеләр. Күптән инде арабызда булмасалар да, без бабайларыбызның батырлыкларын онытмыйбыз. Үз гомерләре бәрабәренә безгә шундый матур тормыш бүләк иткәннәре өчен без алар алдында бурычлы һәм рәхмәтле. Зур хөрмәт белән барлык кешелек исеменнән баш иябез!
Бу язмам алар рухына дога булып барып ирешсә иде!
Илләребез тыныч, күкләребез аяз, көннәребез кояшлы булып, бәхетле киләчәк насыйп булсын һәркемгә!
Ләйлә РӘХИМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев