Баннердагы фото тарихы
АДМЯ Хәтер музееның тышкы стенасына сугыш еллары фотосурәтләре төшерелгән баннер куелган. Бу фотоларда кемнәр сурәтләнгән соң?

Җиңүнең 80 еллыгына багышланган рубрикада без баннерда тәкъдим ителгән кадрларның берсе турында сөйләрбез.
Фотода — сирәк ял минутларында сурәтләнгән берничә кызылармияче. угышчыларның берсе нәрсәдер сөйли, икенчеләре — кызыксынып тыңлыйлар. Фото Германиядә төшерелгән. Аны Хәтер музеена кадрдагы солдатларның берсенең улы алып килгән. Аның исеме Инсаф Нәҗметдинов. Шунда ул үзенең әтисе турында да сөйләгән: Шәйхаттар Нәҗметдиновны фронтка 1943 елның ноябрендә чакырганнар.
— Армиягә алганда әтиемә 17 яшь булган. Мәскәү астындагы Клин шәһәрендә армия частендә ул элемтәчегә укыган һәм курслар тәмамлангач, Ленинград фронтына эләккән. Беренче хәрби тәҗрибәне ул Выборг янында алган. Немецлар көчле оборона — Маннергейм линиясен төзегәннәр. Ләкин каты сугышлардан соң Кызыл Армия аны тар-мар итә. Исән чагында әтием елмаеп сөйли иде: һаман да күз алдымда «Открываем ворота в Хельсинки» язуы белән транспарантлар тора, дип.
Хәзер фронтовик Шәйхаттар Нәҗметдинов та, 2019 елда Хәтер музеена әтисенең фотосын гына түгел, истәлекләр дәфтәрен дә алып килгән улы Инсаф та исән түгелләр. Андагы барлык язмалар Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхаттар Низами улы Нәҗметдинов сүзләреннән язылган. Татар авылыннан килгән гади сугышчы-элемтәче истәлекләреннән бер өзек тәкъдим итәбез.
«..Без Берлинга кадәр җәяү барып җиттек дип әйтергә була. Күп газап чиккән Украинаны да, дошман тарафыннан яндырылган Белоруссияне дә күрдек... Елыйсылар килде... Без, яшь сугышчылар, авырлыгыбыз 50-60 килограммнан артмаган, 40 (!) килограммлы кәтүкләрне үз өстебездә алып бардык. Без аларны ничек өстерәдек икән? Хәзер үзем дә аңламыйм... Автомат һәм форма үзе дә җиңелләрдән түгел. Чыдадык бит! Хәтерлим, дошман территориясендә, Германиядә булганда, немец самолетларыннан листовкалар оча иде. Аларның эчтәлеге болайрак иде: «Туган илегездән ераклашкан саен, үлемегезгә якыная барасыз». Безнең командирлар андый листовкаларны укымаска һәм куркуга бирелмәскә куштылар. Ләкин без үзебез дә Җиңүнең безнең кулда һәм якын булуын аңлый идек... Мин кураторлык иткән элемтә «Правительственная» дип атала иде. Ә бу Мәскәү, үзәк белән сөйләшүләр өчен ул һәрвакыт төзек булырга тиеш дигәнне аңлата. Без бу элемтәне үз тормышыбызга караганда да күбрәк сакларга тиеш идек. Чыбыклы кәтүктә бернинди өзеклекләр дә, бернинди зыян да булырга тиеш түгел. 8нче май көнне нәкъ менә мин постта идем. Шуңа күрә сугышның тәмамлануы турында мин рациядән беренчеләрдән булып ишеттем. Чыбыкның теге башыннан: «Берсүзсез капитуляция!» диделәр. Мин шунда ук командирымны уяттым да, аңа моның турында хәбәр иттем. Ул, бер дә уйлап тормыйча, мендәр астыннан пистолетын тартып чыгарды да түшәмгә атты! Бу салютның беренче залпы иде, шуннан соң мин үземнең исән булуымны һәм Җиңү килүен аңладым».
Рядовой Шәйхаттар Нәҗметдинов Беренче Украина фронты составында Берлинга кадәр барып җитә һәм «Берлинны алган өчен» медале белән бүләкләнә. Фронтовик гаиләсендә герой бабайның башка бүләкләре дә сакланган: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен» медале һәм барлык юбилей бүләкләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев