Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Батыр йөрәкле Мәрьям

«Алабуга Нуры» битләрендә Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланган махсус проект башланды. «80 елга — 80 факт» рубрикасында газета укучылары Алабуганың Бөек Ватан сугышы чорындагы тарихы белән таныша алачак.

Проект Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге Хәтер музее белгечләре белән берлектә эшләнәчәк. 2025 ел дәвамында без 1941-1945 еллардагы сугыш белән бәйле кызыклы фактны газетабыз битләрендә бастырачакбыз. Рубрикада уникаль документлар, фотографияләр, тарихи белешмәләр, легендар шәхесләр турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Әйтергә кирәк, болар барысы да АДМЯ архив фондларында, яисә Хәтер музеенда саклана. Кызыклы мәгълүматны символик «Мәңгелек ут» логотибы астында эзләгез.

Батыр йөрәкле Мәрьям

АДМЯ Хәтер музее стендларының берсендә яшь һәм бик чибәр кызның фотосын күрергә була. Ә рәсем янында — аның сугыш вакытында татар телендә язган хатлары...

Мәрьям Рәфыйкова-Әһлиуллинага (1923-2008) армиягә киткәндә әле 18 яше дә тулмаган була. Чистай фельдшерлык мәктәбен тәмамлаган кыз Казанда, аннары Горькийда хезмәт итә башлый. 1942 елның март башында Мәрьямне фронтка алалар. Аны 27нче артиллерия дивизиясенең 231нче полкына хәрби фельдшер итеп билгелиләр. Төньяк-Көнбатыш фронты составына кергән шушы дивизия белән Мәрьям Калинин, Новгород, Ленинград, Псков, Балтыйк буе шәһәрләренә кадәр барып җитә.

Куркусыз Мәрьям яралы солдатларны сугыш кырыннан тартып чыгара, аларга беренче ярдәм күрсәтә, күпләрне үлемнән коткара. Фронт командованиесе моны бик югары бәяли. Рәхмәт хатлары, Кызыл Йолдыз ордены, «Сугышчан казанышлар өчен» медале моны дәлилләп тора. Куркусыз Мәрьям Рәфыйкова-Әһлиуллина турында хәтта дивизия газетасында да язып чыгалар.

Алабуга комсомолы активисткасы концертларда да катнаша: татар, украин, лезгин көйләренә биеп, җырлар җырлый. Сугышчыларга туганнарына хат язарга булыша, ә рус телен начар белгән егетләргә фронт яңалыкларын тәрҗемә итә һәм сөйли.

Батыр һәм шат күңелле кызны сугышчылар бертуган сеңелләре кебек яраталар һәм аны хөрмәт белән искә алалар.

Сугыштан соң Мәрьям Мәхмүт кызы дүрт бала таба һәм 12нче балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли. Герой алабугалы турында Хәтер музее хезмәткәрләре «Алабуга нуры» газетасындагы мәкаләдән белгәннәр, әлеге мәкаләне Чиләбедә яшәүче Рәфыйков фамилияле кеше җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев