Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Бехтеревода Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды

Митинг авыл мемориалы янында үткәрелде.

Дулкынланган сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре, бабаларының портретларын тоткан яшь буын, чәчәкләр тоткан авыл кешеләре — бүген алар барысы да истәлекле урын янына җыелды. «Дан Обелискы» авыл мемориалы янында 9 Май бәйрәменә багышланган тантаналы митинг узды. 

Анда Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Бехтерево авыл җирлеге башлыгы Николай Кусаев һәм АМР ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов катнашты.

Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, кешелек тарихында иң бөек һәм иң канкойгыч сугыш тәмамлануга 80 ел узды. Ул ассызыклаганча, Җиңү илебез өчен бик кыйммәткә төште: 14 000 Алабуга кешесе фронтка китте, һәм һәр икенчесе әйләнеп кайтмады. Район башлыгы 1941-1945 еллардагы геройларны халыкның алтын фонды дип атады. Ахырда ул барысына да рәхмәт белдерде һәм бәйрәм белән котлады.

Сугыш елларында Бехтереводан фронтка 237 кеше китә. 155 авыл кешесе әйләнеп кайтмый. Безнең көннәрдә дә Бехтерево халкы үзләренең патриотик бурычларын үтәвен дәвам итә: 15 авылдаш махсус хәрби операциягә чакырылган. Кызганычка, аларның икесе батырларча һәлак булган. 

Бөек Ватан сугышы һәм МХО батырларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Укучылар башкаруында бу бәйрәмнең иң мәһабәт һәм легендар җыры яңгырады. Тантаналы чара тәмамлангач, җыелганнарның барысы да: кунаклар да, авыл халкы да обелискка чәчәкләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев