Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Яшьнәп үткән гомер

Колхозлашу, сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларның, гомумән, бик күп тарихи вакыйгаларның тере шаһитлары булган безнең әти-әниләребез. Әтиебез Сираҗетдин улы Фәрхинең дә җиңелләрдән булмый язмышы.

Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк, дигән гыйбарәдә бик тә тирән мәгънә ята. Әгәр дә без тарихтан әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез чорлары хакында берни дә белмәсәк, бүгенге көндә яшәүнең нинди бәхет икәнлеген аңламас идек. Чыннан да, табыннарыбыз тулы ризык, өстебезгә ни телибез, шуны киябез, көндәлек тормышыбызда нинди генә машина һәм җайланмалар кулланмыйбыз. Элекке авыр заманнар белән чагыштырып, шуларга шөкер итеп яшәргә генә кирәк. Беркайчан да ачлык һәм ялангачлыкны, сугыш афәтләрен күрергә, кичерергә язмасын!

Илебез тарихында яманы һәм яхшысы да, фаҗигалесе дә, бөек эшләр дә булды. Әмма аларны онытырга ярамый. Хәтер яши һәм яшәргә тиеш, аннан башка буыннар дәвамлыгы юк, үз илеңә һәм халкыңа чын мәхәббәт, горурлык юк.

Колхозлашу, сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларның, гомумән, бик күп тарихи вакыйгаларның тере шаһитлары булган безнең әти-әниләребез. Әтиебез Сираҗетдин улы Фәрхинең дә җиңелләрдән булмый язмышы.

Пәһлевандай олы гәүдәле, көчле-куәтле, җен-пәри, шайтанга ышанмаган курку белмәс, якын-тирә авылларда сынган-биртелгәннәрне дәвалап дан казанган Сираҗетдин әфәнде, 5 баласын ятим итеп, гаилә башлыгының барлык мәшәкать-җаваплылыкларын 13 яшьлек Фәрхетдин җилкәсенә калдырып, бик яшьли бакый дөньяга китеп бара. 

Фәрхетдин үзеннән соң булган берсеннән-берсе кечкенә 3 энесен (иң кечкенәсенә 6 ай була) аякка бастыру теләге белән комбайнчы һөнәрен үзләштереп, тормышны җайга салырга тырыша. Гаиләнең төп терәге 1935 елда әнисенә:

— Илемә намус белән хезмәт итәрмен! — дип сүз биреп, армия сафларына — Ерак Көнчыгышка хезмәт итәргә китә.

1938 елда самурайлар белән Хәсән күле янында һәм Халхин-Гол чигендәге сугышларда катнаша. Демобилизацияләнеп өйгә кайта.

Ике күрше арасында төрле хәлләр булгалый дигәндәй, Фәрхетдин, күршесе — бик күп һөнәр иясе — данлыклы итекче, умартачы, балта остасы, 5 намазын калдырмаган дин әһеле Шәйхелислам абзыйның бик чибәр һәм уңган-булган уртанчы кызы Сәкинәгә гашыйк була. Бәхетле тормыш турында хыялланып, уртак тормыш корып җибәрә ике күрше. Матур итеп яшәргә генә кирәк, озакка сузылмый бу бәхет: ак финнар белән сугыш башлана. Солдат Фәрхи Сираев туган илен саклау өчен ерак юлга чыгып китә. 

Финнар белән сугыш тәмамланып килә, әмма Фәрхигә гаиләсе белән бәхетле тормышта тагын озак яшәргә насыйп булмый: немец басып алучылары илебез чикләренә якынлаша. Фәрхи Сираев тагын илнең азатлыгы, халкының бәхете өчен данлы көрәшкә кузгала.

Әтиебез — Фәрхи Сираевич бик еш Сталинград асты, Кечкенә җир өчен булган аяусыз көрәшләрдә югалткан бик күп көрәштәшләрен искә ала иде. Бетмәс-төкәнмәс сугыш юллары, яндырылган һәм җимерелгән авыл-шәһәрләр, аналар һәм балалар елавы, карт-корының кырыс карашы... Болар һич кенә дә онытыла торган түгел, ди иде Бөек Җиңүне яулауга үзеннән өлеш керткән, аның югалтуларын һәм фаҗигаләрен кичергән әти. 

Фәрхи артиллерия полкында төзәүче (наводчик) булып хезмәт итә. Бу шат күңелле солдатны сугышчан дуслары ярата, ә матур җырлаганын белгәннән соң, башлап җырлаучы итәләр. Кыска ял вакытларында ул үзенең җырлары белән солдатларның күңелен күтәрә, мизгелгә генә булса да, авырлыкларны онытып торырга ярдәм итә.

Шат күңелле, шаян сүзле Фәрхи Сираев Көнчыгыш Пруссиягә кадәр барып җитә. Күптән көтелгән Җиңү көнен дә шунда каршылый, өч тапкыр яраланып исән калган солдат. Гаиләсе белән очрашу хыялы тагын тормышка ашмый Фәрхи Сираевның. Япония сугыш игълан итә. Фәрхи яңадан Ерак Көнчыгышка китә. 

Бары тик 1946 елның җәендә генә ул, күкрәген медальләр белән тутырып, туган авылына, гаиләсе янына әйләнеп кайта. Кайту белән тыныч тормышның кадерен белеп яши һәм эшли башлый әтиебез. Ленин исемендәге колхоз рәисе, ферма мөдире, лаеклы ялга чыккач, балта остасы булып эшли. Тырыш хезмәте өчен 2 медаль белән бүләкләнә. Ә 1950 елда Татарстан АССР Югары Советы Президиумы авыл хуҗалыгын үстерүдә ирешкән казанышлары өчен Мактау грамотасы белән бүләкли. 

Фәрхинең җәмәгате Сәкинә дә кул кушырып утырмый. Ул биеме һәм каенэнесе өчен төп терәк булып кына калмый, сугыш һәм сугыштан соңгы илне торгызу елларында (10 елга якын) колхоз кырларында тимер ат — трактор иярләп, көнне төнгә ялгап иген игеп, үзеннән Җиңүгә һәм илне төзекләндерүгә зур өлеш кертә. Аның тырыш хезмәтен тиешенчә бәяләп, СССРның Җир эшкәртү буенча халык комиссариаты «МТСның иң яхшы тракторчысы» күкрәк билгесе белән бүләкли. Колхозда кырчылык һәм терлекчелек өлкәсендә дә намуслы хезмәт күрсәтә Сәкинә Сираева һәм «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә. 

Илне саклау һәм торгызуда үзләрен аямаган бу ике олы җанның бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре — нәсел дәвамчылары дөньяга килә башлый. Алар 4 балаларына югары белем биреп, тырыш, кешелекле, ярдәмчел итеп тәрбияләп үстерә. Әниләре аларга: «Эшләгәнегез кеше өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен», — дияргә ярата иде. Шуңа да, кое алдын чистартып торучылар да, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә, көмәнле һәм яшь балалы аналарга үз ярдәмнәрен тәкъдим итүчеләр булды аларның балалары. Оныкларын тәрбияләп үстерүдә бу ике ветеран балаларының төп ярдәмчеләре дә иде. 

Әтиебез оныкларын гына түгел, барлык яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш керткән кеше. Аны һәрдаим мәктәп балалары арасында күрергә мөмкин иде. Ул үзе узган данлы көрәш юлы, тормыш тәҗрибәсе турында сөйләп, мәктәп балалары белән уртаклашты. Балаларны тыныч тормышның кадерен белергә, аны сакларга чакырды. Ялкынлы оратор, үзенең чыгышын укучылар белән дәррәү итеп, «ур-ра!» кычкырып тәмамларга ярата иде. 

Авыл халкына да, көченнән килгән кадәр, ярдәм итәргә тырышты ул. Көзен, сугым чорында, көннәре аеруча тыгыз була иде аның. Һәммәсе: «Фәрхи абый, малыбызны чалып, эшкәртеп бир әле, синең кулдан ит тәмле һәм йомшак була», — диеп килә иделәр аның янына. 

Сәкинә һәм Фәрхи Сираевлар бакчаларында ни генә үстерми! Ә менә кәбестәне көздән зур мичкәгә тозлап куя алар. Кышын сырхаулаган авыл халкы, авызларга тәм кертү теләге белән, савытларын тотып аларга килә иде. 

Бу актив сугыш ветераны Фәрхи Сираев үзешчән сәнгатьтә, смотр концертларында катнашып, авылыбыз сәхнәсендә генә түгел, Алабуга мәдәният йортында да җырларын тамашачыга җиткерергә яратты. 

Тормышыбыз ирекле, бәхетле булып, җырлап яшәргә мөмкинлек булсын дип көрәшә-көрәшә ветераннарыбыз төрлесе төрле елны фани дөньядан китте. Иң зур күпчелеге Бөек Ватан сугышында гитлерчы илбасарлар тарафыннан һәлак ителде. Җиңү яулап, исән-сау әйләнеп кайтканнар да бик аз калды. Иншаллаһ, дөньябыз якты, тормышыбыз иркен. Йөзләребез көләч, күңелебез тулы горурлык. Моның өчен бүген без илебезнең азатлыгы өчен көрәшеп һәлак булган кешеләр белән дә, исән-сау калып бүгенге матур дөньябызга килеп җиткән ветераннарыбыз белән дә горурланабыз.

Гаять күтәренке рухлы, яшь чакларында һичбер нәрсә, хәтта үлем белән дә исәпләшмичә, якты киләчәк өчен көрәшеп, инде чәчләре агарган, гәүдәләре иңсәеп, аяклары талган ветераннарга яшәү дәрте биреп, горурлык, шатлык хисе тудырган аларга булган ихтирам һәм хөрмәт куандыра. 

Картлык — шатлык түгел, диләр. Ә шулай да давыллы, канлы, дәһшәтле еллар һәм юллар үтеп, исән-сау калып шушы мул тормышка, матур көннәргә килеп җитү үзе зур шатлык һәм бәхет түгелме? 

Берничә көннән барыбыз да Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Ул безнең гаиләләр өчен иң зур бәйрәм булды һәм булачак. Дүрт сугышта катнашып, күп тапкырлар яраланган һәм туган авылына 1946 елның 18 июнендә генә, күкрәген медальләр белән тутырып кайткан әтиебез — сугыш инвалиды (башындагы фашист снаряды кыйпылчыкларын Алабуга хастаханәсендә 1964 елда гына алдылар) Сираев Фәрхи Сираевич аеруча горурланып, куанып һәм зур өметләр баглап көтә иде. Әтиебезгә булган соңгы бүләк «Сугыштагы батырлыклары өчен» медале инде ул бакыйлыкка киткәч хуҗасын эзләп тапты. Аны военкомат безгә — балаларына тапшырды. 

Армиядә хезмәт иткән җиреннән, 1 айдан кайтам, дип соңгы өчпочмаклы хатын җибәргән әтиебезнең энесе Нуретдин, сугышның беренче көнендә үк утка кереп, хәбәрсез югалган. Аның кайда җирләнгәнен дә белмибез. 

Без, Сәкинә һәм Фәрхи Сираевларның 4 баласы, кияү-киленнәре, оныклары һәм оныкчыклары барлык сугыш һәм тыл ветераннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, сәламәтлек телибез. Бакыйлыкка киткәннәрнең җаннары рәхәттә, урыннары оҗмахта булып, тыныч йокласыннар. Без, тормышта очраган авырлыкларны юмор белән үткәрергә тырышкан әтиебез һәм һәрвакыт сабыр гына елмаеп торган әниебез белән горурланабыз, без аларга зур рәхмәтле. 

Рәмзия КӘРИМУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев