Язмышлары Морт белән бәйләнгән
27 гыйнвар — Ленинград шәһәренең Германия гаскәрләре тарафыннан алган чолганыштан чыгу көне.
Чолганыш 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның гыйнварына кадәр, ягъни 872 көн дәвам итә. 1940 елның 18 декабрендә үк инде Гитлер «Барбаросса» планы дип аталган директивага кул куя. Әлеге план СССРга өч төркем армиянең өч төп юнәлеш буенча: «Төньяк» — Ленинградка, «Үзәк» — Мәскәүгә, «Көньяк» — Киев белән Донбасска һөҗүм итүен күздә тота. Бары тик Ленинградны кулга төшергәннән соң гына Мәскәүне басып алу планлаштырыла.
Ленинградта ул вакытта 3200 мең кеше яши. Ул ил буенча җитештерелгән авыр машиналарның чиреген, электротехник продукциянең өчтән бер өлешен эшләп чыгара. Ленинградта 333 эре промышленность предприятиесе, бик күп завод һәм фабрикалар булып, аларда 565 мең кеше хезмәт куя. Эшләп чыгарылган продукциянең 75 проценты оборона комплексына карый.
Ленинградның фәнни-техник потенциалы да бик югары була, анда 130 фәнни-тикшеренү институты һәм конструкторлау бюросы, 60 югары уку йорты һәм 106 техникум була. Шуңа күрә Гитлер Ленинградтан уттан курыккан сыман курка һәм аны басып алган очракта да җимереп, җир белән тигезләргә җыена. Ләкин Кызыл Армия һәм Ленинград халкы бирешми. 2 миллион кеше югалту бәрабәренә әлеге коточкыч чолганыштан чыга.
Ул сугыш бер гаиләне дә читләтеп узмый. Хәер, ерак Ленинград һәм аның чолганыш тарихы да Алабуга районы белән тыгыз бәйләнгән. Районның Морт авылы халкы бу утлы елларның истәлеген бөртекләп җыеп, кадерләп саклый. Авыл мәктәбенең "Туган якны өйрәнү музее«нда Ленинград блокадасы шаһитлары турында күп кенә мәгълүмат тупланган. Әлеге эш белән мәктәптә күп еллар буена укытучы, җитәкче булып эшләгән Кадрия Хөсәен кызы Сәлимова шөгыльләнә. Ул шул чор балалары белән аралашып, хатлар алышып, аларның язмышын өйрәнә.
Соңрак, Кадрия Хөсәеновна, Морт авылының тарихына багышланган «Тамырлардан безне табарлар...» дип аталган сайт булдыра, анда бик күп файдалы мәгълүмат туплый. Ленинград шәһәренең фашист илбасарлары чолганышыннан чыгу көне алдыннан, шушы сайтта бирелгән язманы искә төшерүне кирәк дип таптык.
«... 1942 елда Мортка ленинградлылар килә. 350 бала һәм 25 олы кеше. Алар Ленинградның 300, 320, 321 нче интернат-мәктәпләреннән була. Озак еллар мәктәп интернатында тәрбияче булып эшләгән Мәрьям Әхтәмова искә ала: «...бездә дә ленинградлылар яшәделәр, ул — Елена Юлиановна Рамбольская һәм кызы Лариса. Лариса Сергеевнага ул вакытта 12 яшь иде.
Фотода: Рамбольская Елена Юлиановна
Фотода: Рамбольская Елена Сергеевна
Аның иң беренче тәэсире: «... әйтерсең без җәннәткә кереп эләккәнбез, тәрәзәләрдә ут күренә, бернинди снаряд һәм бомба тавышлары ишетелми, тып-тын авыл. Безне бер йортка урнаштырдылар — Зөләйха апа иде аның хуҗасы. 1943 елның кышы була бу. Безгә аерым йорт бирделәр. Бик салкыннан интегә идек. Әни врач иде, авыл халкын да дәвалый, хәтта күрше авылларга да чакыралар. Менә бервакыт безнең өй каршына ат килеп туктады. Мәрьям Әхмәтҗанованың әнисе Тайфә апа өйгә керде дә берни әйтеп тормыйча әйберләрне җыя башлады һәм үзенең өенә алып китте. Ул җылы өендә түрдәге сәкесеннән урын бирде, өч елдан артык катык-сөте белән сыйлады, бәрәңгесен ашатты, бакчасында кыяр, кабак үстерергә рөхсәт итте».
Авыл халкы да ярата Рамбольскаяларны. Сугыш тәмамланып ленинградлыларны үз шәһәрләренә озаткач та сагынып, кире чакырып хат язалар. Ленинград балалары җәй көннәрендә колхоз басуларында эшлиләр һәм шул елдан бирле Мортта рус класслары ачыла. Соңгы рус классының чыгарылышы 1989 елда була. Язмыш Мортка китереп җиткергән Анатолий Иванович Кулаков искә ала: «1941 елны мин 3 классны тәмамладым, энем — 1 класска керергә өлгермәгән малай. Без — 80 бала. Ярославль өлкәсенең Большесельский районындагы Чудиново авылыннан эвакуацияләнеп Ленинградка килдек. Анда гына тукталып калынмый шул. Советлар Союзы Герое «Анатолий Серов» пароходына утыртып җибәрделәр».
Юлда алар бик күп газап чигә. Балалар Алабуга затонына килеп җиткәндә Камада инде су ката башлаган була. Ә балалар кыска күлмәк-ыштаннан, бер кат оек һәм җәйге аяк киемнәре. Морттан аларны туннар салынган олаулар белән килеп алалар һәм мәчеткә алып кереп урнаштыралар.
«Җылылыктан эреп йокыга киткәнбез. Иртән торуга кая килеп эләктек, дип тәрәзәләргә ябырылдык. Карасак, мәчет алды тулы халык. Безне кызганып торалар. Тора-бара без дә татарча сүзләр өйрәндек. Берәр өйгә керәбез дә «апа, бир минеке ашарга» дибез. Шуннан безгә я бәрәңге, я сөт, я катык бирәләр. Бигрәк тә безнең мәчет каршында яшәгән Бикә апаларга керергә ярата идек. Ул безне беркайчан да буш чыгармый иде. 1941-42 елларда инде безнең күбебезнең әти-әниләре Ленинградта ачлыктан үлгән була. Ә без аларны исән дип белеп хатлар яза идек», — дип яза Анатолий Кулаков.
Фото: Кулаков Анатолий Иванович
... Бер көнне Морт авылы урамнарында таныш булмаган бер кешегә игътибар итәләр. Аның кем икәнен беркем дә белми, танымый билгеле. Күп еллар үткән. Ә ул Анатолий Иванович була. Сугыш елларында үзе яшәгән, укыган җирләрне күреп китим, дип килүе икән. Шәмсенур Мәүлетовадан дөге сорап ала. Русларда шундый гадәт бар: каберенә кошлар төшсен дип җиргә дөге сибәләр. Анатолий Иванович та дөге алып Морт авылы зиратына бара. Анда, аерым бер урында Ленинград балалары күмелгән.
Бу каберлеккә мәрмәр ташны Морт урта мәктәбе укучылары 1988 елда колхозда бәрәңге алудан килгән акчага алып куйдылар. Ә каберлектә — өч бала бар. Сөйләүләренчә, икесе — Ленинград балалары яшәгән интернатта кер юучы хатынныкы, алар юлда барганда ук үлгән була, тагын бер бала мәчет тавыннан чаңгы белән төшкәндә агачка бәрелеп үлә.
Кайчандыр Морт авылында сыену тапкан Ленинград балалары авыл халкына бик рәхмәтле. Рәхмәт сүзләре белән мәктәпкә бик күп хатлар язалар. Мортны сагынып, юксынып яшиләр алар: үзләре яшәгән мәчет бинасын, урамнарны, елганы, тауны, мәктәпне, почтаны фоторәсемгә төшереп җибәрүне сорыйлар. Ул елларда мәктәптә Мәзгудә Гадиевна дигән бик матур, әйбәт директор эшли иде, дип искә алалар».
Фотода: Кадрия Хөсәен кызы Сәлимова һәм Морт мәктәбе пионерлары Ленинград балалары каберлегендә.
Фотолар Морт мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев