Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Илмәт авылының сугыш геройлары: тарих битләрендә мәңгелек язмышлар

Алабуга районы Илмәт, Юраш авылларында яшәгән, эшләгән тыл ветераннарының истәлекләре белән Клара Гайнетдинова уртаклаша.

Тарих һәм хәтер… Бу ике төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз. Ни өченме? Тарих — беренче чиратта, бүгенге кеше һәм киләчәк буыннар өчен гыйбрәтле вакыйгалар чылбыры. Димәк, ул безне ялгышмаска, ата-бабаларыбыз ясаган хаталарны кабатламаска өйрәтә.

Җәмгыять, милләт, халык тарихы да онытылырга тиеш түгел. Аның эчендә меңнәр, миллионнар язмышы...

Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми, ә, киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте белән күңелләрдә уелып кала. Фашистлар Германиясенең тыныч кына яшәп яткан илебезгә бәреп керүе һәм халкыбызның Ватан сугышындагы Бөек Җиңүе — шундый вакыйга. Шунысы куанычлы: бу вакыйгадан соң бик күп сулар аккан, илебез халкы мондый дәһшәтне күрмәгән иде дә бит... Ләкин... Украинадагы хәрби операция янәдән бик күп кайгы-хәсрәт китерде...

2025 елда бөтен илебез халкы Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Әйе, сугыш хакындагы халык хәтере гасырлардан гасырларга күчә.

Ватаныбызның хәзерге хәле безгә, ягъни алмашка килүче яшь буынга, үзенең халкына, Ватанына карата бик җитди мөнәсәбәттә булу бурычын йөкли. Туган илебезне саклау, аның киләчәген кайгырту — дөньяда һәр кешенең иң изге гамәлләренең һәм бурычларының берсе. Сугыш һәм тыл ветераннарының сугыш чоры тормышын өйрәнеп, үз тәҗрибәбезне киләчәк буынга тапшыру — безнең бурыч.

Әйе, тарих битләренә күз салсак, төзек түгел гомер чылбырлары. Күпме бәхетләрнең урыннары буш. Сугыш ялкыны бөтен җир йөзен яулап алган. Әле бүгенге көндә дә күпме аналарның газиз балалары, күпме яшь кызларның сөйгән ярлары, күпме сабыйларның күреп туймаган әтиләре яу кырында баш сала. Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ә аларның яралары нигәдер төзәлми...

Быел Бөек Ватан сугышы тәмалануга да 80 ел. Әмма аның дәhшәте — көл булган шәhәр авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр, әти-бабайлар каберлегендә. Аның сары сагышы — әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскәннәр. Утлы елларда туган яисә матур яшьлекләрен шул елларда кичкән сугыш чоры балалары турында сүзем. Сабый чакта ук ятим калган, «әти» сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз күпме?! Без аларны «сугыш чоры балалары» дип йөртәбез. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр алар. Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләмидер, ә кайберләре, әтиләре һәлак булганда, хәтта тумаган да булгандыр... Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган бит.

Әйе, сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган. Бераз кул арасына керә башлаган малайлар, кызлар өлкәннәр белән беррәттән хезмәт иткән. 

Сугыш гарасаты тынганнан соң, байтак еллар үтсә дә, аларның югалту ачылары бик ачы, яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле... Сугыш чоры балалары авызыннан ишеткәннән яисә аларның балалары сөйләгәннәрне тыңлаганнан соң, бөтенесе янәдән күз алдына килә. Әйе, бу бит сугыш чоры балаларының башларыннан үткән хатирәләр.

Әйе, әйе, әсәр геройларына тиң шәхесләр үзебезнең авылыбызда, янәшәбездә дә аз түгел. Үзләре турында тулы бер роман язарлык.

Аларның күпләре — мөгаллимнәр. Җиңү көне алдыннан бу олуг, мәртәбәле шәхесләрне искә алып, алар хакында бераз гына булса да мәгълүмат биреп китәсем килә. Шундый олуг шәхесләребезнең берсе — Әминә Хөсәен кызы Гыйбадуллина (Зарипова), 1921 елның 21 августында Алабуга районы Илмәт авылында күп балалы гаиләдә дөньяга аваз сала. Төпчек бала булганлыктан, әти-әнисенең кечкенә Әминәне бик белемле итеп күрәселәре килә. Шуңа күрә, 16 яше тулуга, укытучылар курсына укырга җибәрәләр. Хәзерге Алабуга педагогия институты бинасында укытучылар әзерләү буенча педтехникум ачылган була ул елларда. Әминә Хөсәен кызы, әлеге курсларны уңышлы гына тәмамлаганнан соң, 1939 елда Морт мәктәбенә укытырга билгеләнә.

Яшьлек, матур яшьлек... Алда, барысы алда... Бәхет таңы, сөячәк, сөеләчәк ярлар... Шатлык, матур тормыш бары да алда кебек тоела. Тормышка ашмас хыяллар... Ашыкма, ди икән Язмыш. Алда әле бик күп сынаулар... Сынауларның да ниндиләре бит әле...

Бөек Ватан сугышы Әминә Хөсәеновна алдына да чамадан тыш зур сынаулар куя. Сугыш чоры балаларына белем, Чын Кеше тәрбияләү вазыйфасы йөкләнә. Ачлык-ялангачлык... Көнне төнгә ялгап эшләүләр... 1946 елда мөгаллимәне Иске Юраш мәктәбенә эшкә җибәрәләр, аннан инде Илмәттә хезмәт юлын дәвам итә ул.

Нәзирә Хәсән кызы Нуруллина гомере буе Алабуга районы Илмәт авылында яши. 1935 елның 2 гыйнварында ишле гаиләдә дөньяга килә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Мөгаллимәнең үткән тормыш юлына күз салсак, аның яшьлегенә кайтсак, үзе бер тарих. Гаиләдәге 5 баланың өченчесе — ул. 4 ир балага апа да, сеңел дә. 1942 елда әтисе Хәсәнша, бертуган Әхкәм абыйсы фронтның алгы сызыгына озатылганнар һәм шул китүләреннән кире әйләнеп кайтмаганнар. Шулай балалар ярым ятим, өстәвенә абыйсыз да калганнар.

Нәзирә мәктәпкә укырга бик теләп бара, тик Илмәт башлангыч мәктәбен тәмамлагач, бишенчегә Юрашка төшәргә мөмкинлек булмый. Әниләре, абыйсы Фәрәхша көнозын колхоз эшендә, алар кайтуга, юкны бар итеп диярлек, ашарга нидер әзерләргә, ике энесен карарга һәм йорт-кура арасын тәртиптә тотарга кирәк. Иң аянычы — өскә кияргә юньле-рәтле кием дә булмавы. Илгә-көнгә тынычлык килгәч тә, тормышлар тиз генә җайга салынмый шул әле. Ашарга такы-токы, өс-баш сәләмә булса да, Нәзирәнең күңеле һаман укуга тарта. Һәм ул, тәвәкәлләп, әнисеннән рөхсәт алып, Иске Юраш урта мәктәбенә алтынчы сыйныфка укырга төшә. Укырга алсыннар өчен, аңа ялганларга туры килә. Директор Мирза Юнысовка Мортта бишенче классны тәмамладым дип ялганлап, үзеннән биш яшькә кечерәк энекәше белән бер сыйныфта укый башлый. Беренче елны программаны үзләштерүе бик кыен була, әлбәттә, ә менә инде җиденчедә укып йөргәндә, сыйныф җитәкчеләре, фронтовик Тимерхан Сабир улы Сабиров аны башкаларга үрнәк итеп куя: «Укуы да, тәртибе дә үрнәк, бар яктан өлгергән Дәүләтшинадан үрнәк алыгыз», — дия торган була мөгаллим. Шулай итеп, җидееллык мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап чыга Нәзирә.

Шәмсурый апабыз турында укучысы язмасын юллыйм. «Минем беренче укытучым — Шәмсурый апа — күп еллар Илмәт мәктәбендә мөгаллимәлек итте, аның эшләгән вакыты сугыш елларына, авыр чорга туры килде. Ачлык-ялангачлык, кием-салымга кытлык, мәктәпне җылытырга утын юк. Бер бүлмәдә берничә класс укучылары белем ала, бөтенесе белән эш алып барырга, балаларның дәрескә хәзерлеген дә тикшереп өлгерергә кирәк. Шундый авырлыклар аша без беренче укытучыбыз белән мәгърифәт дөньясына тәүге адымнарыбызны атлаганбыз, аның тирән серләренә төшенгәнбез.

Ул чор балалары бик шук, әтиләре сугыш кырында. Мин дә бик шук булганмындыр инде, бүтән балаларны да уздырып җибәргәнмен, күрәсең. Тәртибем турындагы хәбәр әниемә үк барып җитә, мәктәпкә чакыралар үзен. Ул оялып кына мәктәпкә менә. Шул вакытта Шәмсурый апа: «Миннафа апа, борчылмагыз; ул бик тырыш, дәрескә хәзерләнеп килә, ир балалар шук булалар инде», — диеп, әнине тынычландырып, өйгә кайтарып җибәрә. Әнинең шатланып кайтуы хәзер дә истә.

Шәмсурый апа һәрбер баланың күңеленә ачкыч табып якыннан сөйләшә иде. Колхоз идарәсе белән дә тыгыз элемтәдә торды. Ул вакытта колхозда эшче куллар җитми. Менә шул вакытта да Шәмсурый апа җитәкчеләргә терәк булды. Тиз генә балаларның күңелләренә юл табып, орышмыйча, тавышын күтәрмичә, осталык белән оештырып, безне эшкә алып чыга торган иде. Шулай итеп, Шәмсурый апа бездә укуга гына түгел, хезмәткә дә мәхәббәт уята алган, хезмәтнең кешене бизәп кенә калмаганын, ә бәхет чыганагы икәнен төшендергән. «Балалар, агач яфрагы белән, кеше хезмәте белән матур. Минем һәрберегезне матур итеп күрәсем килә», — ди торган иде остазыбыз. Мин беренче укытучымны һәрчак тирән хөрмәт белән искә алам. Ул чын мәгънәсендә бөек укытучы, оста психолог булган. Аларның исемнәрен алтын хәрефләр белән һәйкәлләргә язып куярлык», — дип искә ала Шәмсурый апаны укучысы Хәйдәр Илдархан улы Галиуллин.

Илмәт авылының мәртәбәле шәхесләренең берсе — Бибинур апа. 1917 елның 20 декабрендә Илмәт авылында яшәүче Шәрип бабай белән Шәмсебәнәт әбиләрнең гаиләсендә беренче бала — Бибинур, Нурлы Бәби дөньяга килә. Куелган исем — кешенең гомерлек юлдашы ул. Бибинур — тирән мәгънәле исем, нурлы бала, гомер буе нур чәчеп, җылылык, яктылык өләшеп яши ул...(15 баладан тугызы исән-имин үскән). Олы кыз бала, бераз үсә төшкәч, Шәмсебәнәт апаның беренче ярдәмчесе була, барлык авыр эшләр аңа йөкләнә, җилкәсендәге көянтәгә 12 литрлы чиләкләр эленгән курчак кебек кечкенә, ябык кызын бик тә кызгана, жәлли әтисе. 14 яшьлек Бибинурын, җиде сыйныфны тәмамлауга, яшенә ике-өч ел өстәтеп, метрикә юнәтә дә Чистай педучилищесына илтеп урнаштыра. Тырышып укый, белем ала кыз бала. 1937 елда училищены тәмамлый. Олы Шүрнәк авылына башлангыч сыйныфка билгелиләр үзен, пионервожатый итеп тә сайлыйлар. Мәксим дәдәй белән Марфа түтиләрдә яши Бибинур. Шулай итеп, яшь кыз мәктәп бусагасына аяк баса. Көндезләрен мәктәптә балалар укыта, дәресләрдән соң аларны биергә-җырларга өйрәтә, ә кичен избачта (изба-читальня) өлкәннәрне укыта, чөнки хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән ликбез программасы 1940 ел ахырына кадәр дәвам итә. Яшь, көч-куәте ташып торган, талантлы кыз бик тиз яулый керәшен халкының күңелен. Аларның матур гореф-гадәтләрен, йола, җыр-биюләрен өйрәнә, керәшен милли киемнәрен киеп, сәхнәләрдә бии дә, җырлый да, хәтта керәшен авторларының әсәрләрен сәхнәләштерүдә дә иң активы Бибинур була. Керәшен халкының күңел төпкелендә яткан хәзинәләргә таянып, укуга, культура-агарту эшләренә тарта... «Балалары да, авыл халкы да бик яхшы иде...» — дип сөйли торган була ул. 

Тырыш, уңган, белемле, намуслы, туры сүзле белгечне тиз күреп алалар, Илмәт авылына күчерү приказы килә, бу хәбәр авылга бик тиз тарала. күзләрендә моң-сагыш, күз яшьләре, үзләрендә 4 ел яшәгән укытучыны үз кызы кебек якын күрә Шүрнәк халкы...

Дәһшәтле сугыш еллары... «... Сугыш башланган елны Илмәткә күчерделәр, партияле буларак, авыл советына секретарь итеп билгеләделәр. Менә эшләр башланды: тәүлек буе рәсми кәгазь эшләрен тутырам, иң кыены йокысыз үткән төннәр түгел, фронтка озату, сугышка китүчеләрнең сагыш тулы күзләре, үзәкне телгәли торган хушлашу җырлары, аларга кушылып, мин дә җырлыйм, гаиләләре елый, мин дә елыйм... Күрше авылларга повесткаларны тапшыру өчен ат бирделәр, җирдән сикереп атка атланам. Бер тапкыр төнлә, көчле яшенле яңгыр вакытында, күк күкрәгән тавыштан куркып, ат бәйләнгән баганадан нык кына тартылды да, кадакка эләгеп, балтырым ярылды... Ул вакыттагы авырлыкларны һич сөйләп бетерерлек түгел, ачлыгы да, ялангачлыгы да күп булды...» — дип искә ала ул сугыш елларын. «Әнинең бер генә сыкрануын да хәтерләмим, афәтле сугыш елларының балтырындагы шыксыз, тирән ярасы аркасында, бик теләсә дә, капрон оек кия алмады ул. Мине әнинең хатын-кызларга хас күркәм сыйфатларын саклап кала белүе сокландыра иде», — дип искә ала Әлфинур Камил кызы. 

Илмәт авылы тарихында бу олуг шәхеснең үз урыны, Чын укытучы дигән бөек исеме бар! Бибинур Шәриповна — авылыбызның үз кызы ул, үз халкына хезмәт итүче, тәртипле балалар үстерүче әни дә! Туган иле, авылы, халкы каршында үз бурычын үтәгән бөек шәхес. 

Роза Садыйковнаның да балачагы сугыш елларына туры килә. 1930 елның 9 августында Алабуга шәһәрендә дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Читтән, бәләкәй кызчыкны күрергә дип кайткан әтисе, кинәт кенә үлеп китә. Тугыз көнлек бала ярымятим кала. Аннан сугыш... Гаиләнең төп терәге булып торган олы апалары, шәфкать туташы буларак, сугышка алына. Мескен ана өч бала белән кала. 

Авырлыкларга бирешмәгән ул чор балалары. Роза да укытучы һөнәрен сайлый, бар булган киртәләрне җимереп, каршылыкларны, авырлыкларны җиңеп, Алабуга Дәүләт укытучылар институтын тәмамлый. Алабуга районы Иске Үтәгән авылының җидееллык мәктәбенә рус теле укытучысы итеп билгеләнә.

Шушы олуг шәхесләребез алдында баш иясе дә иде бит. Кызганыч, алар инде янәшәбездә түгел. Безнең искә алуыбыз аларга дога булып ирешсә иде. Әәмиин!!! Алар хакында нәтиҗә ясап шуны гына әйтергә кала: укытучы ул — баласына белемне тиеш дәрәҗәдә бирә алмаганы өчен төннәрен йокламаучы, аның тәртипсезлеге өчен көенүче, шуны кеше итүдә үз өлешен күреп сөенүче. Укытучы ул — баланың гына түгел, авылның да тәрбиячесе. Эчке культуралы, кыю, горур табигатьле, чамадан тыш кешелекле, саф җанлы, оптимист, үз хәсрәтен эченә йотып, балаларга белем бирүче, укучыларны шәхси үрнәге белән тәрбияләүче шәхесләр алар. Аларның үзләре хакында роман язарлык.

Сугыш... Аның сары сагышы — әтисезләр йөзендә. Алар — сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән балалар. Утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык алар. Сынаган аларны бу дөнья. Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да, сындырырлык итеп сынаса да, сынмаган, сыгылмаган алар. Шундый шәхесләребезнең тагын берничәсен генә атап китәсе китә. Наилә Зәйни кызы Хәкимҗанованың балачагы шулай ук сугыш елларына туры килә. 1931 елның 31 мартында Кече Илмәт авылында дөньяга килә ул. Илебезгә фашист гаскәрләре аяк басканда, аңа нибары 10 яшь була. Ул вакытта авылда төп эшче куллар булып хатын-кызлар, балалар, яшүсмерләр кала. 

— Без гаиләдә дүрт бала үстек. Тормышыбыз бик авыр булды, сугышның газапларын күп күрдек. Әлеге афәт авылдагы һәрбер йортка кагылды, ә халык барыбер бирешмәде, соңгы чиккә кадәр тырышты. Әти сугышка киткәч, бөтен авыр эшләр безнең җилкәгә төште. Үгезләр җигеп җир дә сукаладык, урман да кистек. Әни өйдә юкта, яшь бала да карарга туры килде. 14 яшемдә Казан ягындагы Биектау авылына урман кисәргә бардым. Менә шушы кулларым белән мин күпме агач кистем. Аларны кисәбез дә, ботакларын яндырабыз. Әле тагын юл төзәтергә җибәреп, кулга план тоттыралар иде. Шушы авыр-авыр ташларны юл кырыена ташып, аларны юллардагы чокырларга сала идек. Авырлыкларны күп күрдек, балам. Әле юньләп ашарга да юк вакыт. Кесәгә уч төбе кадәрле ипи тыгып алып барабыз да, аны утта җылытып, көйдереп ашыйбыз. Нишлисең, заманасы шундый иде бит. Җәен кузгалак, кычыткан, кәҗә сакалы, юа... Шул үлән ашап үскәнгә нык булганбыз инде без! Әмма бер дә уфтанмадык, нинди генә эшкә кушсалар да, риза булып эшләдек тә эшләдек, — дип хәтер дәфтәрен актарып, үткәннәрне исенә төшерә-төшерә сөйләгән иде мәрхүмә Наилә апа бер очрашуда.

Тыл ветераны күп еллар тракторда эшли. Лаеклы ялга чыкканчы, фермада төрле эшләрдә эшләргә туры килә.

Тагын бер героебыз — Ашрафҗанова Мөнирә Сафа кызы, 1921 елның 2 февралендә Илмәт авылында туа. 100 яшен тутырып, бакыйлыкка күчте. Сугыш башланганда, Мөнирәгә егерме яшь була. «Бу яшьтәгеләр сугыш чорында бөтен авыр эшләрне — ир-ат эшләрен башкара иде. Шуңа күрә сугышның беренче көннәреннән үк ат җиктем, урман кистем, агач тарттырдым. Урманнан кайтканда чабаталар катып бетә иде. Аякны мичкә тыгып җылыта идем. Әтине сугышка алып киткәндә, урманда калдым.

Сугыштан әти бик нык яраланып кайтты, кайтуга ике көн үткәч үлеп китте. Сугыш вакытындагы кайгы-хәсрәт һәр кешене тетрәндерде, җанын суырды. Бу хәсрәтләр каршында хәтта ачлык-ялангачлык та кечкенә генә булып кала иде. Бар көчебезне эшкә бирдек. Көндезләрен көлтә ташысак, төннәрен Алабугага ашлык илттек. Кышларын кич утырып, фронттагы сугышчыларга оекбаш-бияләй бәйли идек», — дип, сөйләгәннәре әле дә хәтердә.

Мингалиева Бибинур Әюп кызының шулай ук балачагы сугыш елларына туры килә. Бу — безнең бердәнбер исән-сау тыл ветераны. 1930 елны Алабуга районы Салавыч авылында туа, бүгенге көндә Ядегәр авылында яши.

«Сугышка хәтле без 4 бала тәрбияләндек. Сугыш алды еллары да җиңел булмады. Өскә юньле-башлы кием дә, ашарга да юк.

Яз көне бәрәңгеләрне уттыртык та, әти, кешегә ялланып, безне Кизелга алып чыгып китте. Пермь шәһәренә барып җитүгә, сугыш чыгуын хәбәр иттеләр. Шулай да без Кизелга барып җиттек. Әти белән әни кирпич заводында 18 көн эшләп калдылар, әтине сугышка алдылар. Әни берүзе безне, 4 баланы туйдыра алмагач, авылга кайтырга булды. Дөньяда әйбәт кешеләр бар бит ул. Шул завод җитәкчесе безгә авылга кайтырга булышты. Бик зур рәхмәт аңарга. Без мең газаплар белән авылга кайтып егылдык. Бу вакытта бәрәңге үскән иде инде, шул бәрәңгене пешереп, туйганчы ашадык. Аннан соң әни колхозга эшкә чыкты, аның белән мин дә колхоз эшләренә йөри башладым. Эшләгәнгә әзме-күпме ипи бирделәр. Шулай тормышлар ялганып китте. Әти, 2 ел сугышта булганнан соң, аяклары яраланып, бармакларын кистеләр. 6 ай дәваланды, колхоз эшендә эшли башлады. Йөрүләре ничек кенә авыр булмасын, ул тыныч кына өйдә ята алмый иде. Фашистларны җиңү өчен, үземнән өлеш кертәм дип, әкренләп йөрергә, эшләргә өйрәнде», — дип сөйләде ул безгә.

Бибинур әбинең әтисенең 3 энесе сугыш кырында үлеп кала. Бу кайгыларны Ана йөрәге ничек күтәрә алгандыр? Белмим. Сугыш кырында 3 улын югалткан, дүртенчесе гарип булып кайткан. Аларның түземлегенә, батырлыгына таң калырлык.

«Әйе, сугыш күпләрне авыр сынаулар аша уздырды. Күпләр бу кайгыларны күтәрә алмыйча сыгылды, әмма сынмады. Дошман безне җиңә алмады. Бу авырлыклар инде артта калды. Тормышыбыз матур, тыныч булса да, вакыт-вакыт хәтер йомгакларын сүткәндә, йөрәктә уелып калган эзләр, яралар сызлаштыргалый», — дип фикерен йомгаклады ул укучы балалар белән очрашуның берсендә.

Сугыш... Аның сары сагышы — әтисезләр йөзендә. Алар — сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән балалар. Утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык алар. Сынаган аларны бу дөнья. Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да, сындырырлык итеп сынаса да, сынмаган, сыгылмаган алар. 

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: авылыбызның сугыш чоры балалары тормышы бездә, балаларыбыз-оныкларыбызда гражданлык хисләре, патриотизм, иҗтимагый һәм рухи активлык тәрбияләргә ярдәм итсен иде. 

Кеше үзенең шәхси тормышында, гаиләдә үзен билгеле бер җәмгыятьнең тулы хокуклы һәм җәмгыять алдындагы бурычларны тоя белү гражданины итеп хис итәргә, һәрбер адымына бәя бирергә, һәрбер эш-гамәлен уйлап эшләргә, намус, вөҗдан, әдәп, әхлак дигән сыйфатларга ия булырга тиеш.

Илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итә. Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 80 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек.

Күргәнебезчә, тарих битләренә коточкыч газаплары, чиксез югалтулары белән кереп калган сугыш сөреме бер генә гаиләне дә читләп үтмәгән.

Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте йөрәкләргә мәңгелеккә уелып калган, сугыш яралары гомерлеккә төзәлмәс җәрәхәтләр салган. Ләкин батыр йөрәкле ил халкы Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәгән.

Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү-сагышларын оныта торган түгел...

Кызганыч... Бүгенге көндә дә күңелебез тыныч түгел. Матур гына тормыш иткәндә, киләчәккә якты уйлар белән яшәп ятканда, Украинада килеп чыккан мәхшәргә беркем дә битараф кала алмыйдыр. Бигрәк тә, газиз улларын армия хезмәтенә озаткан әти-әниләргә, солдатларның тормыш иптәшләренә, балаларына авыр. Йөрәк пәралары бүген исән-саумы икән, диеп уяна алар йокыдан. Солдат әниләрен генә алыйк... Бүгенге көндә нинди хисләр биләп аладыр алар күңелен?! Минутларны санап, улларының исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтуын көтә Аналар. Аеруча, өлкәнрәк яшьтәге аналарның бар тынычлыгы югалды, сәламәтлеге какшады, хәтта кайберләре, бу авырлыкны күтәрә алмыйча, фани дөнья белән хушлашты. Ана йөрәген какшатырга күп кирәкми шул. Бу мәхшәр эчендәге вакыйгалар аларның йөрәген куптара, ялгыз ай аларның сердәшенә әверелә, күзләреннән яшь китми, төн йокылары кача. Утларсыз яна аларның җаннары. Күз яшьләрен йотып, кешегә елмайсалар да, газиз балаларын уйлап яналар, көяләр алар, күңел түрләрен сагыш баса. Бөтен күк йөзен, әйтерсең кара болыт чорнап ала. Йөрәк әрни, йөрәк сыкрый алар өчен. Солдат әнисе булу җиңелләрдән түгел шул, ашарга утырса да, йокларга ятса да, һаман бер уйда алар. Аллаһы Тәгалә сабырлык, түземлек бирсен үзләренә.

Илебезне, Ватанны сакларлык батыр уллар үстергән әти-әниләр безнең төбәгебездә дә шактый. Аларның курку белмәс, иле-халкына бирелгән патриот уллары белән горурлана, илебезне сакларга киткән лачыннарга соклана авылдашларыбыз. Күзләр яшь пәрдәсе белән капланса да, йөзләрдә көчле рух балкый. Илмәттән генә дә алтау бит алар: Гайнуллин Рамил, Шакиров Фиргать, Шайхутдинов Руслан, Дәүләтшин Алмаз, Хабибуллин Илнар, Сафин Ринатлар... Юраштан шулай ук шактый: Салимов Фәнис, Гатауллин Айнур, Ахметов Сәйдәш, Нуриев Сергей, Рахматуллин Тахирлар...

Туган җирдән аерылып, еракларда көнне-төнгә, төнне-көнгә ялгап, илебезнең иминлеген саклап, изге эштә хезмәт итәләр алар, изге эштә хезмәт итеп, бакыйлыкка күчкәннәре дә берничә. Аллаһы Тәгалә сабырлык—түземлек бирсен Аналарына. Бала өчен яна-көя һәрбер Ана. Ананың барлык хәстәр-хәсрәте дә, хөрмәт-хезмәте дә, үкенү-үтенүләре дә, ут-суларга керүләре дә, иртә-киче, йөрәк хисе, яну-түзүләре, көю-янулары, горур башны түбән июләре дә — бары да бала өчен. Уллары хәрби операциядә һәлак булган Аналарның йокылары да, йөзләреннән балкып торган нурлары да качты, күңел түрләрен сагыш басты. Бөтен күк йөзен, әйтерсең кара болыт чорнап алды. Ничәмә-ничә мендәрләр чыланганын үзләре генә беләдер. Бу мәгънәсез сугышның бетүен, газиз улының исән-сау әйләнеп кайтуын көннәр-төннәр буе теләгәндер алар. Кем төзәтер хәзер аларның йөрәк яраларын. Я Раббым, йөрәк әрни, йөрәк сыкрый шул Аналар өчен. Яшәү көче бир син Аллаһым аларга. Раббым, тынычлык, иминлек бир илебезгә. Исән-сау әйләнеп кайтсын балаларыбыз. Ә инде ахирәткә күчкән батырларыбызның урыннары жәннәттән кылсын, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан сакласын, каберен нурлы кылсын, яткан жирләрен жәннәт бакчасыннан бер бакча итсен Раббыбыз. Тыныч йокласыннар, Әәмиин!!! 

Аларның якты образлары безнен күңелләрдә мәңге сакланыр.

Ата — баба заманыннан килгән мондый хезмәт олы рухи биеклекне, армый — талмый күнегүне, бик зур түземлек, батырлык һәм егетлекне сорый. Әйе, батыр да, түзем дә, сабыр да, курку белмәс тә алар. 

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез туган якларыннан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Балалар тарафыннан язылган хатлар, авылдашларыбыз тарафыннан җибәрелгән гуманитар ярдәм аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти. Мәктәбебез укучылары, авыл халкы еллар дәвамында солдатларга ихлас теләкләр белән өчпочмаклы хатларын юллый, посылкалар сала. Рәхмәт аларга.

Аларның һәр көне — батырлык. Россиянең төрле почмакларында яшәүче халкыбыз аларның җиңүенә ышана. Ялкынланып бар дөньяны камап алган ут-ялкынга, ядрә тавышларына безнең илебезгә үтеп керергә юл куймасларын без беләбез. Без моңа ышанабыз.

Илебез тынычланыр, ничә еллар бәйрәм иткән Җиңү тантанасы үз урынында калыр.

Һәрбер яңа аткан таң безгә бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен. Туган җиребез күге һәрвакыт имин булсын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телим!

Клара Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев