Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Җиңү бәйрәмендә алабугалылар чын солдат боткасы белән сыйлана

Ботканы Милли мәгариф үзәге-1 нче гимназия пешекчеләре әзерләгән.

Җиңү көнендә Алабуга халкы чын фронт кухнясыннан авыз итә ала. Бәйрәм чараларында Милли мәгариф үзәге-1 нче гимназия пешекчеләре барлык теләүчеләр өчен солдат боткасы әзерләде.

Традицион армия ризыгын әзерләү өчен 20 кг карабодай ярмасы, 60 банка тушенка, шулай ук суган, кишер һәм, пешекчеләр үзләре әйтүенчә, «бер кәстрүл мәхәббәт» кирәк булган.

«Яратып әзерләнгән ризык кына чын-чынлап тәмле була», — диләр пешекчеләр.

Гимназия педагоглары теләгән һәркемгә кайнар ботка өләште. Бу тәмле сый алабугалыларга буыннар бәйләнешен тоярга һәм илнең хәрби тарихына кагылырга мөмкинлек бирә торган бәйрәм чараларының тагын бер җылы мизгеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев