Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Җиңү турында 80 факт

Без илебез тормышындагы героик чор белән бәйле мәкаләләр сериясен «Җиңү турында 80 факт» рубрикасында дәвам итәбез.

4. Солдат капчыгы.

Солдат капчыгын сугышчылар үзләренчә «сидор» дип йөрткән. Бу экипировка предметын АДМЯ Хәтер музеенда күрергә була. Лямкалы һәм авызы бау белән бәйләнеп куела торган бу гади капчык сугышчының иң ышанычлы дусты була: чөнки шушы капчыкта солдатның бөтен тормышы: өйдән килгән хатлардан башлап, азык-төлек һәм киемгә кадәр саклана.

Тарихтан. Беренче тапкыр солдат капчыгы (вещмешок) патша армиясендә 1869 елда барлыкка килә һәм үзгәрешләрсез диярлек Кызыл Армиягә кадәр килеп җитә. 1930 елда яңа стандарт нигезендә ул рәсми рәвештә «төрекстан тибындагы капчык» дип атала башлый. Капчыкның эчендә нибары бер бүлек бар, аның өске өлеше бау белән тартып куела. Капчыкның аскы өлешенә лямкалар тегелгән, аларны күкрәктә беркетеп кую өчен махсус җайланма куелган. Лямканың икенче ягыннан, озынлыкны көйләү өчен өч бау да бар. Капчыкның бер почмагына агач клеванта тегелгән, аңа лямка беркетелә. Иңбаш лямкасы төен итеп төрелә, аның үзәгенә капчык авызы кертелә, шуннан соң төен тартылып куела. Шундый хәлдә капчык киелә һәм сугышчының аркасына күчерелә.

— Инкыйлабка кадәрге капчык үзгәрешләрсез диярлек саклана, бары тик 1940 елларда гына бераз яңартыла. Ул бераз кечерәя, лямкалары тар һәм астарлы итеп эшләнә. 1942 елда капчыкны тагын үзгәртәләр — бу юлы лямкаларны астарсыз, ләкин киңрәк итеп эшлиләр. Мондый хәлдә капчык 40 нчы еллар ахырына кадәр җитештерелә. Төрле вак-төяк һәм шәхси гигиена әйберләре өчен капчык артына зур тышкы кесә тегелә башлый. Аскы өлешендә — капчык хуҗасының исем-фамилиясе күрсәтелгән язу өчен кечкенә яссы кесә дә була. Капчыкның ян-якларында төрелгән шинельне беркетү өчен брезент каешлар-бәйләгечләр барлыкка килә. Безнең көннәргә кадәр капчык нәкъ менә шундый булып килеп җитте, — дип сөйли Хәтер музее экскурсоводы Мәүлидә Мансурова.

Солдат капчыгына 28 килограммга кадәр әйбер тутырып булган.

— капчыкның хәрби хезмәткәрнең аркасына терәлеп торган ягына: плащ-палатка һәм 30×45 см зурлыктагы төргәкләргә төрелгән запас аяк чолгаулары.

— иң аска: азык-төлек запасы, котелок (азык-төлек запасы өстеннән), кружка, шәхси әйберләр, корыч шлем.

— капчык кесәсенә: гигиена кирәк-яраклары. Моннан тыш, атучы һәм автоматчылар капчыкка май белән чехол да салганнар.

Җитештерүнең гадилеген исәпкә алып, солдат капчыгы Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армия солдатларының шәхси әйберләрен күчереп йөртү өчен төп чарага әверелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев