Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Җиңү турында 80 факт

Солдат кашыгы турында сөйлибез.

Бөек Ватан сугышында совет солдаты үзенең шәхси әйберләрен бик кадерләп саклаган. Алар фронт көнкүрешенең мөһим өлеше булган. Фронтовикларда аеруча кыйммәткә ия булган өч кирәк-ярак — көрәк, котелок һәм... кашык.

Кашык, сугышчан дус кебек, һәрвакыт янәшәдә. Солдат кашыклары бик күп төрле булган. Стандарт армия кашыгы алюминийдан эшләнгән, әмма сугыш башлану белән бу мөһим ресурс тулысынча авиа- һәм двигатель төзелешенә юнәлдерелә. Яңа килгән һәр солдатка кашык һәм котелок бирелә, ләкин күп кенә сугышчылар кашыкны үзләре белән өйдән алып китүне өстен күргәннәр: ни дисәң дә — гаилә турында истәлек.

Ә кайбер осталар кашыкны агачтан ясаганнар. Техниклар аны металлдан һәм хәтта бәреп төшерелгән самолетларның плексиглас материалыннан (оргстекло) да ясый алганнар.

‒ Сугышта кашык үзенә күрә бер талисман булган. Кашыкларын чит кашык белән бутамас өчен, кызылармеецлар аны үзләренең инициаллары белән тамгалаганнар. Алар хәтта гравировка ясап, инициаллары белән бергә туган елын, кайчакта «Фашистларга үлем!» яки «Берлинга!» дип тә язганнар. Гап-гади кебек тоелган пердметка — шундый мөнәсәбәт. Сугышчылар аны бик кадерләгәннәр! — ди Хәтер музее экскурсоводы Мәүлидә Мансурова.

АДМЯ Хәтер музее экспозициясендә солдат кашыклары һәм кашыктан 1 фрагмент (аның тоткасы) тәкъдим ителгән, анда без «Кривилев» фамилиясен күрәбез. Алабуга районының Гари авылыннан Кривилев фамилияле 26 кешенең фронтка китүе билгеле. Мәгълүматларга караганда, аларның өчесе генә бу кашык табылган урыннарда хезмәт итә алган. Кызганычка, бу кашыкның кемнеке булганы билгеле түгел.

‒ Кызылармеецларның тагын берсенең шәхесен эзләүчеләр нәкъ менә аның исеме, фамилиясе һәм әтисенең исеме уелган кашык ярдәмендә ачыклый алганнар. Ул — Татарстан АССРның Алабуга районы Черенга авылында туган 20 яшьлек Семен Карпович Новиков. Ул Калинин фронтының 355 нче Киров укчы дивизиясенең 165 нче аерым танк батальоны сержанты була, — дип сөйли Алабуга дәүләт музей- ядкарьлегенең Хәтер музее мөдире Роза Ибраһимова.

Башка ашханә приборларына килгәндә — чәнечкеләр, мәсәлән, кызылармеецка, немец хәрби хезмәткәреннән аермалы буларак, бирелмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев