Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Җиңү турында 80 факт: агитация плакатлары

Бүген Бөек Җиңү юбилеена багышланган традицион рубрикада без агитация плакатлары турында сөйләрбез.

Хәтер музеена кергәндә уң яктан ике зур плакат эленеп тора. Беренчесендә — «Ты будешь счастлива», икенчесендә — «Ты вернул нам жизнь!» дигән сүзләр язылган. Ике эшнең дә авторы — күренекле рәссам, график, сәяси плакат остасы Виктор Иванов.

‒ Ни өчен плакатка шундый мөһим роль бирелгән? Бу вакытта Россиядә яшәүчеләрнең күбесе әле укый-яза белми калганын онытырга ярамый. Бу кешеләр газета укый алмыйлар, ә укый белгән кешеләрнең моны даими эшләргә мөмкинлекләре булмый. Сугыш вакытында газеталарның чыгуы бик нык кимегән. Ә плакаттагы рәсем, һичшиксез, үзенә игътибар җәлеп итә. Плакатлар талантлы агитбригадалар эшен алмаштырган. Плакатта ясалган әйберләр оратор сөйләменнән дә ким булмаган, — дип аңлата Хәтер музее мөдире Роза Ибраһимова.

Рәссам Ивановның иң танылган ике эше — тормышны раслаучы ачык мисал. Виктор Ивановның ике картинасында да сугыш барышында борылыш сурәтләнгән. Рәссам аны плакатларның кәефе үзгәрүендә чагылдыра. «Ты будешь жить счастливо» дип исемләнгән плакат 1944 елда иҗат ителгән. Рәссам тыныч тормышны көтүче баланы һәм бу тыныч тормыш өчен көрәшүен дәвам иткән сугышчыларны берләштерә.

Ә өлкән яшьтәге хатын-кыз яклаучыны кочаклаган рәвештә сурәтләнгән «Ты вернул нам жизнь!» плакаты сугышка гомуми нәтиҗә ясый кебек, җиңүнең хакын күрсәтә. Бу плакат та 1944 елда иҗат ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев