Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Җиңү турында 80 факт: «ППШ» — легендар корал

Без бөек юбилейга багышланган «Җиңү турында 80 факт» рубрикасында мәкаләләр циклын дәвам итәбез.

13 нче факт. «ППШ» — легендар корал
Шпагин пистолет-пулеметын (ППШ) сугышчылар шаяртып — «пожиратель патронов» дип тә, яратып — «папаша» дип тә атыйлар. Бөек Ватан сугышы вакытында солдатларда һәм партизаннарда ул төп корал була.

Без бөек юбилейга багышланган «Җиңү турында 80 факт» рубрикасында мәкаләләр циклын дәвам итәбез. Исегезгә төшерәбез, «Алабуга нуры» битләрендә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Хәтер музее хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган махсус проект алып барыла.

Бүген бу махсус проект кысаларында сүз ППШ — Бөек Ватан сугышы вакытындагы төп корал, Кызыл Армиянең Җиңү символы турында барачак.
Аны 1940 елда талантлы корал ясаучы Георгий Шпагин ясый. Шпагин пистолет-пулеметы белән Кызыл Армия 1940 елның 21 декабрендә кораллана. 1941-1945 елларда ППС-43 белән беррәттән ул РККның төп пистолет-пулеметы була. Сүз уңаеннан, Совет Армиясендә ППШ 60 нчы еллар уртасына кадәр кулланыла. Соңрак ул Калашников автоматы белән алыштырыла.

— Беренче ППШ 1941 елның августында ясала. 25 данәдән торган сынау партиясе 1941 елның октябрендә барлыкка килә. Ә 1941 елның декабренә — инде 90 мең данә корал эшләнә. 1942 елда фронт миллион ярым данә корал белән тәэмин ителә. Солдатлар аны «папаша» яки «пожиратель патронов» дип йөртә, − дип сөйли Хәтер Музее хезмәткәре Мәүлидә Мансурова.

Кызыклы мәгълүмат. Сугыш башында ППШ «магазин» ына 71 патрон сыя. Бу бик авыр. Ә буш «магазин» лы корал корпусының авырлыгы — 3,5 кг. Менә шуннан 71 патронлы коралның авырлыгын күз алдына китерегез! Шуңа күрә сугыш уртасына ППШны 35 патронлы «магазин» белән чыгара башлыйлар. Шулай итеп, аның авырлыгы 6,5 кг чамасы була. Бу солдатның йөген сизелерлек җиңеләйтә.

ППШ — иң массакүләм пистолет-пулемет. Ул солдат һәм партизаннарның төп коралы була. Моннан тыш, аны союздашларга бирәләр һәм НКВД хезмәткәрләрен коралландыралар, ә сугыштан соң хәтта Варшава килешүе илләренә дә җибәрәләр.

— Барабанлы "магазин"ы булган ППШ — Мосинның штыклы винтовкасы белән беррәттән Бөек Ватан сугышы чоры совет солдатының үзенчәлекле символына әверелә дип әйтергә мөмкин. Аңлашу һәм буталчыклык булмасын өчен, совет сугышчысының тагын бер әһәмиятле коралы — ул Калашников автоматы, әмма ул сугыштан соң барлыкка килә һәм сугыштан соңгы совет солдаты белән ассоциацияләнә, − дип аңлата АДМЯ Хәтер музее мөдире Роза Ибраһимова.

Шпагинның 7,62 мм калибрлы пистолет-пулеметын Советлар Союзының теләсә кайсы заводында 8 сәгать эчендә ясый алганнар. Легендар ату коралын Бөек Ватан сугышы турындагы барлык фильмнарда да күрергә була. Ул АДМЯ Хәтер музеенда да саклана. Өстәвенә, теләгән һәркем монда аны күреп кенә түгел, ә кулында тотып карый да ала, шулай ук фотога төшәргә дә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев