Җиңү турында 80 факт: шрапнель
Бөек Җиңү юбилеена багышланган махсус рубрикада бүген сүз бер артиллерия снаряды турында барачак.

24. Шрапнель арпа ярмасы белән ничек бәйле?
«Шрапнель» — безнең колакка ят сүз. Ул инглиз теленнән кергән һәм дошманның тере көчен тар-мар итү өчен шарсыман пулялар тутырылган шартлаткыч артиллерия снаряды дигәнне аңлата. Бу корал Британия армиясе офицеры Генри Шрэпнел хөрмәтенә аталган. Ул XIX гасыр башында мондый төрдәге беренче снарядны ясаучы кеше. Шулай ук күчерелмә мәгънәдә шрапнель дип... арпа ярмасын атыйлар (ләкин бу гадәттә шаяру төсмере белән).
Теләсә кайсы артиллерист белә: әгәр снарядны дошманга җибәрсәң, шартлаудан чокыр хасил була, бәрелү дулкынының һәм кыйпылчыкларның бер өлеше җиргә төшә, бер өлеше күккә оча, ә калганнары «күбәләк» булып тарала. Снаряд эләгү ноктасына якынрак булган саен, кыйпылчыклардан һәм контузиядән һәлак булу ихтималы арта.
‒ 1803 елда инглиз офицеры Генри Шрэпнел шактый кызыклы бер яңалык кертә: ул һавада шартлап, картечьне туп-туры дошман өстенә коя торган снаряд уйлап таба. Бу коралның эффекты искиткеч булып чыга. Шрапнельдән броня яки яхшы япма булу гына коткара алган. Ә окопларда утыручылар, бигрәк тә ачык мәйданда булганнар үлем куркынычы астында булганнар, — дип аңлатты Хәтер Музее мөдире Роза Ибраһимова.
Хәтер музеенда чын шартлаткыч снарядның оригиналы (макет яки муляж түгел) саклана. АДМЯ фондларына аны хәрби хәрәкәтләр урыннарында казулар алып баручы эзләүчеләр бүләк иткән. Кызганычка, музей хезмәткәрләрендә бу экспонат турында тулы мәгълүмат юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев