Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Җиңү турында 80 факт: Сугышчы янчыгы (кисет)

Бүген Бөек Җиңү юбилеена багышланган традицион рубрикада без сугышчы янчыгы турында сөйләрбез.

Янчык (кисет) сугыш вакытында Кызыл Армия сугышчысының мөһим атрибуты була. Тылдан җибәрелгән һәр посылкада диярлек тәмәке һәм махорка саклау өчен шундый янчык булган.

Бүген Бөек Җиңү юбилеена багышланган традицион рубрикада без сугышчы янчыгы турында сөйләрбез.

Исегезгә төшерәбез, «Алабуга нуры» битләрендә ел башында «Җиңү турында 80 факт» махсус проекты старт алды, ул юбилей елы дәвамында барачак. Проект Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Хәтер музее белгечләре катнашында әзерләнә. Без 1941-1945 еллардагы сугыш белән бәйле кызыклы фактларны бастырабыз. Рубрикада уникаль архив документлары, фотографияләр, тарихи белешмәләр, кызыклы экспонат турында мәгълүмат белән уртаклашабыз.

Янчык (русча — кисет). Аны кием өстеннән каешка тагып йөргәннәр. Янчыкны кем теккәне күренеп торсын өчен, чигү чигелгән була. Өлкәнрәк яшьтәге солдатларның янчыклары гадәттә балалар кулы белән чигелә, ә яшь егетләрнекен — кызлар. Янчыкта тәмәке яки махорка гына түгел, анда өйдән килгән хатлар да, якын кешеләрнең сурәтләре дә саклана торган булган. Янчыкларга: «Немец оккупантларына үлем!», «Җиңү белән көтәбез!» һәм башка шундый патриотик рухтагы сүзләр чигелә.

АДМЯ Хәтер музее витринасы пыяласы астында саклана торган зәңгәр тукымадан тегелгән янчыкка бик тырышып «Батыр сугышчыга» дигән сүзләр һәм ал чәчәк чигелгән. Музей хезмәткәрләре фаразынча, аны кул эшләре белән шөгыльләнүче яшь кыз чиккән булырга мөмкин, чөнки рәсем дә, язуы да бик пөхтә һәм төгәл эшләнгән, — дип сөйли экскурсовод Мәүлидә Мансурова.

— Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы кызлар бүләккә шундый янчыклар тегеп, аларны фронтка җибәрү гадәте булган. Янчык эченә дошманны җиңеп, тизрәк өйгә кайтуларын теләп язылган хатлар да салганнар. Адресларын да күрсәткәннәр. Шулай итеп, солдатлар таныш булмаган кыздан бүләк алган һәм еш кына ике арада хатлар алышу башланган. Бу дуслык еш кына җитди мөнәсәбәтләргә дә әверелгән, дип сөйли экскурсовод.

Әйткәнебезчә, язулар төрле булырга мөмкин. Барысы да кем чигүгә һәм янчыкның кемгә билгеләнүенә бәйле була. Аны җепләр белән генә түгел, сәйлән белән дә бизәгәннәр. Ничек кенә булмасын, беренче карашка шундый гади генә булып күренгән әйбер сугышчыны еракта калган тыныч тормыш, өй, туган як белән бәйләп торучы җеп ролен үтәгән, шул тормышны кире кайтару өчен көч биреп торган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев