Җиңү турында 80 факт: тынычлык кошы
Күгәрчен – тынычлык кошы. Моны бөтен кеше дә белә. Әмма ни өчен нәкъ менә бу кошны тынычлык символы итеп сайлаганнар? Һәм танылган рәссам Пабло Пикассо белән бу гап-гади кошны нәрсә бәйли?

Газетабызның «Җиңү турында 80 факт» дип исемләнгән махсус рубрикасында без бу сорауларга җавап бирәчәкбез.
Өстәвенә, АДМЯ Хәтер музее хезмәткәрләре «Музей һәм мәктәп» музей-белем бирү программасы кысаларында махсус дәрес әзерләгәннәр. Исегезгә төшерәбез, ул Алабугада 2003 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Тынычлык символы белән бәйле дәрес «Тынычлык кошы» дип атала.
Безнең күбебезнең мондый күренешне күргәне бар: ак күгәрчен томшыгында зәйтүн ботагы алып бара. Мондый күгәрчен сурәтен Луи Арагон тынычлык тарафдарларының Беренче Бөтендөнья конгрессы плакаты өчен Пабло Пикассо остаханәсендә сайлап ала. Ул 1949 елда Парижда уза. Шуннан соң ул «Тынычлык күгәрчене» буларак киң таныла. Ә конгрессның ачылу көнендә танылган рәссам Пикассоның кызы туа. Ул аңа Палома дигән исем бирә, бу испанча «күгәрчен» дигәнне аңлата.
Билгеле булганча, бу кошларның үз-үзләрен тотышында бер кызыклы үзенчәлек бар — алар һәрвакыт өйләренә иң кыска юл белән кайталар. Димәк, алар ярдәмендә төрле юлламалар тапшырырга мөмкин.
‒ Бөек Ватан сугышы вакытында, дошман, беренче чиратта, совет гаскәрләрен хәбәрләр тапшыру мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә тырышканда, күгәрчен почтасы кирәк була. Телефон һәм телеграфлар еш кына сафтан чыга. Шул вакытта ярдәмгә күгәрченнәр килә. «Канатлы курьерлар» мәгълүматны тапшыру тизлеге һәм күзгә ташланып тормаулары белән алыштыргысыз булалар. Кем аера: гади күгәрчен очамы ул, почта күгәрченеме? Бөек Ватан сугышы вакытында төзелгән «күчмә почта-күгәрчен станцияләре» безнең гаскәрләргә зур файда китергән, — дип сөйли Хәтер музее мөдире Роза Ибраһимова.
Күгәрченнәр штабларга иң мөһим хатларны, хәтта яшерен документларны да китерергә мөмкинлек биргән. Сугыш елларында почта күгәрченнәре тарафыннан барлыгы 15000нән артык «күгәрченграмм» китерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев