Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Ленинград блокадасын кичергән алабугалы Владимир Громовка Җиңү алдыннан бүләкләр тапшырдылар

Җиңү көне алдыннан Алабугада исемнәре илебез елъязмасына мәңгегә уелып калган кешеләрне хөрмәтләү дәвам итә.

Узган атнада котлауларны Владимир Сергеевич Громов кабул итте. Владимир Сергеевич Ленинград блокадасын кичергән кеше.

Җылылык һәм истәлекләр белән тулы йортта чын күңелдән рәхмәт сүзләре яңгырады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон Владимир Сергеевичка район башлыгы Рөстәм Нуриевтан һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан открыткалар һәм азык-төлек җыелмаларын тапшырды.

— Барлык алабугалылар, барлык россиялеләр исеменнән Сезне якынлашып килүче Җиңү көне белән котлыйм. Бернигә бирешмичә, бүген безнең янда булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Үзегезне саклагыз — алда әле бәйрәм чаралары, вакыйгалар күп, — диде Елена Мерзон.

Владимир Сергеевич, өлкән яшьтә булуга карамастан, һаман да көр күңелле оптимист булып кала. Кунаклардан тартмаларны күтәрүе авыр булмадымы, дип кызыксынды, орден-медальлле костюмын кияргә ашыкты, чәй тәкъдим итте. Әмма аның төп бүләге — җырлар. Ветеран кунакларга «Журавли», «От героев былых времен» кебек җырларын бүләк итте.

— Бүгенге тыныч, бөтен уңайлыклары булган тормышыбыз, балаларның шат көлүләре өчен кемнәргә бурычлы булуыбызны яшьләр онытмасын иде. Хатын-кызларыбыз һәрвакыт чибәр, сәламәт булсыннар һәм сугыш елларында хатын-кызлар җилкәсенә төшкән авырлыкларны кичермәсеннәр иде, ир-атларның көчле, батыр булуын телим. Хәзер махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өйләренә җиңү белән, исән-сау кайтсыннар иде. Ә без аларны бик көтәбез, яратабыз. Без — Ватан өчен һәм аны беркайчан да беркемгә дә бирмәячәкбез! — дип теләде Владимир Сергеевич.

Ветеран белән һәр очрашу — батырлык һәм ныклык дәресе. Блокаданы кичергән, канлы сугыш елларының авырлыгын узган Владимир Сергеевич Громовның хәтере һәм йөрәге без истә тотарга тиешле тарихны кадерләп саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев