Рөстәм Нуриев Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды
Район башлыгы барлык катнашучыларга актив гражданлык позицияләре һәм тарихи хәтерне саклауда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларны әзерләүдә ярдәм иткән оешма вәкилләрен бүләкләде.
Хәйрия ярдәме өчен рәхмәт хатлары алдылар:
- «Эссен» хәйрия фонды — генераль директорның кадрлар, режим һәм социаль үсеш буенча урынбасары Илдар Галиев;
- «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ — капиталь төзелеш бүлегенең өлкән инженеры Рөстәм Сәлимгәрәев;
- «Мезано» ҖЧҖ — бухгалтер Алинә Сәхипгәрәева;
- «Алабуга автомобиль заводы» АҖ - генераль директоры Игорь Осянин;
- «Татнефть» хәйрия фонды — социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары Марс Зәкиев.
Бәйрәм чараларын оештыруга керткән өлеше өчен аерым билгеләп үтелде:
- «Алабуга Политех» — «Алабуга» МИЗ махсус проектлар хезмәте җитәкчесе Владимир Ефремов.
Район башлыгы барлык катнашучыларга актив гражданлык позицияләре һәм тарихи хәтерне саклауда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев