Тәгъзимә Әхмәтова: сугыш тарихы – шигырьләрдә
Андый әбиләрне халыкта «ак әби» диләр. Бу чыннан да шулай. Якты карашлы, мөлаем йөзле Тәгъзимә апа башкалар арасында аерылып тора. Тәүге тапкыр мин аны Ватанны саклаучылар елына багышланган чарада күрдем.
Ул көнне Тәгъзимә апага «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медален тапшырдылар. Матур ак яулык япкан, чигүле камзул кигән, чып-чын татар әбисе Тәгъзимә Тимерхан кызы Әхмәтова белән танышуыбыз шуннан башланды. Ул — хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны. Безне ул, чын татар әбиләренә хас булганча, чәй табыны белән каршы алды.
Сорауларыма җавап итеп, «Сугыш чоры хатирәләре» дип аталган үзе язган шигырен укый башлады:
Без үскәндә тормыш авыр иде,
Аркабыздан елмаеп сөймәде.
Сугыш чоры балаларын
Назлы җилләр генә сыйпады...
Яшьлегебез туры килде
Сугыш елларына.
Көчләребез җитми иде
Олылар җиткеренә…
Бу шигырьнең башы гына... Анда сугыш урлаган балачак, авыр хезмәт белән шөгыльләнергә мәҗбүр булган балалар язмышы сурәтләнә. Күбесенең әтиләре-абыйлары фронтта. Тәгъзимә апа яшәгән Шәдче авылында (Мамадыш районы) картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Хәер, ул вакытта һәр авылда шундый хәл була.
— Мин 1930 елда туганмын. Сугыш башланганда миңа 11 яшь ярым иде. Шул вакыттан алып 1951 елга кадәр (Алабуга егетенә кияүгә чыкканчы) мин колхозда эшләдем. Без, сугыш чоры балалары, күпне күрдек. Алабута белән кычытканын да ашадык, урман да кистек. Бернинди каникул, бернинди ял юк. Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен. Ул вакытта һәркем шул уй белән яшәде, — дип сөйли 95 яшьлек Тәгъзимә Тимерхановна. Өлкән яшьтә булуына карамастан, хәтере әле дә бик күп истәлекне саклый. Тәгъзимә апа — оста сөйләүче: хатирәләрен ул мәрҗән кебек бер-берсенә тезеп, кирәк урында шигырьләрен дә кушып, тыңлаучыга җиткерә.
— Шушы көннәрдә генә 95 яшемне тутырдым. Ничек инде 95 дип шаккатам. Мин әле нык, сәламәтлегемә дә зарланмыйм, Аллага шөкер, намазын да укыйм, йөрергә яратам, үземне-үзем карыйм әле... Шуңа күрә һич аңлый алмыйм: бу артык биш ел кайдан чыккан соң? Мин үземне 90 яшьтә итеп кенә сизәм. Яшь бит әле мин... — дип көлә ветеран.
Сүз уңаеннан, аның әнисе — 90, апасы 92гә кадәр яшәгән. Тәгъзимә Тимерхан кызы белән аралашканда аның искиткеч яхшы хәтеренә, халыкчан бай сөйләм теленә ирексездән сокланасың.
— Мин тормышым турында, үзем күргән-белгәннәрне, кичергәннәр турында язам. Минем буын кешеләре бик күп авырлыклар күрде. Минем иптәш кызым, мәсәлән, концлагерьда булды... Бу бик куркыныч. Без дә тыныч тормышта яшәргә хыялландык, планнар кордык, ләкин сугыш барысын да бозды, — дип авыр сулый Тәгъзимә апа һәм шул вакыйгаларга багышланган шигырен укый:
Яшьлегебез үтте концлагерьларда,
«Узник» дигән исем тактылар.
Буйлы киемнәр бирделәр,
«АРБТ» дигән номер тактылар...
Немецләрдә яшәгәндә,
Булды исемем Мария,
Үз илемә кайткач кына
Булды исемем Мөнирә...
Бу шигырь немец тоткынлыгына эләккән дусты турында.
Тәгъзимә Тимерхановна гомер буе ОРС НГДУ «Прикамнефть» системасында җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләгән. Лаеклы ялга кассир-контролер вазифасында чыга. Бүгенге көндә дә шахмат уйнарга, газета-журналлар укырга ярата.
— Мин 7 класс бетердем. Яшьтәшләремнең күбесе 4 класска кадәр генә укый алды. Сугыш бит... Ә мин, барыбер көн саен күрше авылга йөрдем: 5 километр барам-кайтам. Башлангыч мәктәпне үзебезнең авылда бетердем, аннан соң инде — күрше авылда. Шулкадәр укыйсым килде.
Әтиемә ошаганмындыр. Ул бик белемле иде, авылда бик хөрмәт иттеләр. Мин тугач та, коллективлаштыру елларында, әти-әни өч бала белән Мамадыш районыннан Түбән Кама урманчылыгына күчеп китә. Бу якынча 1931-32 нче еллар. Ләкин әти авылда бердәнбер белемле кеше булганлыктан, аны эзләп табып, кире кайтуын сорыйлар.
Минем әти — хәлле крестьяннар гаиләсеннән, яшермим, хуҗалыгыбыз нык иде. Әти безнең авылда артельгә нигез сала һәм колхоз оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе була. Ул авылдашларны шахмат, шашка уйнарга өйрәтте, газета-журналларын укырга биреп торды. Бөтен тирә-якка бер бездә генә градусник бар иде. Күз алдына китерәсезме? Соңрак ул район финанс бүлегендә эшләде. Ул гражданнар сугышында Кызыл Армия комиссары булган, оештыру сәләте шуннан, — дип горурланып сөйли Тәгъзимә апа әтисе турында.
Кырыс сугыш еллары турында ветеран бик күп сөйли ала. Ул — шул елларның тере шаһиты. Аның сөйләгәннәре дә дөрес, реаль вакыйгаларга һәм фактларга нигезләнгән. Менә аларның кайберләре генә.
— Колхозда мин эшләмәгән эш калмады. Колхоз ни әйтсә, шуны эшлибез. Җәйге эсседә терлекләргә печән әзерләргә кирәк диләр икән — әзерлибез. Сыер саварга кирәк дисәләр — сыер савабыз. Ындыр табагына, урман кисәргә кирәк булса — бөтенесен эшлибез. Сугыш вакытында үгезләр белән җир сөрергә туры килде. Үгезләр тыңламый, чарасызлыктан күзләргә яшьләр килә. Без, балалар һәм хатын-кызлар, җигелеп, сабанны үзебез сөйрәп барырга мәҗбүр булдык. Көчең җитәме-юкмы — эшләргә кирәк. Бер вакытны без Мамадышка кадәр бәрәңге алып киттек, 25 километр барасы, ә кире кайтып булмый. Минем чабаталарым тишелеп бетте. Дус кызым белән төнгелеккә бер хатынга кердек. Ә ул — хәерченең-хәерчесе, йоклар урыны да юк. Баскан килеш йокладык, кая барасың. Ул мескен хатыннан чабата тишеген каплар өчен тукыма кисәге дә алырлык түгел инде. Сорап тору мәгънәсез... ишегалдында нәрсәдер табып, чабатаны ямап куйдым, шулай үз авылыбызга кадәр кайтып җиттек...
Бераз үскәч, күрше әтигә әйтә икән: «Тимерхан, кызың зур инде, печән чабарга җибәр. Эш өчен он бирәләр», — ди.Әти чалгыны кайрап бирде дә печәнгә җибәрде. Печән өстендә иртәннән алып кичкә кадәр эсседә эшләдем, ә эш хакы итеп бер уч он бирделәр. Ул он бернәрсә пешерергә җитми.
Бездән бер өй аркылы минем классташым Мәрфүзә яши иде. Аның әтисе бөтен ротасы белән пленга эләккән. Шуның өчен аларның гаиләсе дәүләт ярдәмен ала алмады. Әнисенең «Безнең Шәфыйкъ үзе дә зыян күрде, без дә аның аркасында кыен күрәбез. Балаларга нәрсә ашатыйм? Ничек яшәрмен?» — дип елаганы истә калган. Әйе, кырыс вакыт иде шул...
Мәктәптәге башлангыч хәрби әзерлек дәресләре истә калган. Укытучы — фронтовик. Агачтан мылтык ясадык, противогазларны тизлеккә киябез-салабыз, марш белән атлап йөрергә өйрәндек, гранаталар аттык. Бу дәрестә безне җитди әзерләделәр.
9 майны хәтерлим. Чәршәмбе көн иде. Бу көнне мин иртәнге өчтә торып, райцентрга сарык сатарга бардым. Сарыгымны 140 сумга саттым. Кайтырга җыенып торганда, бөтен җирдә ниндидер ыгы-зыгы башланды, бөтен җирдә кеше, көләләр, кочаклашалар... Ни булганын һич аңламыйм. Берзаман кемдер кычкырып җибәрде: «Сугыш беткән!». Мин шундый сөендем! Сугыш беткәнгә дә, сарыгымны сатып өлгергәнгә дә. Бөтен җирдә кешеләр чабыша, әйбер сату-алу кайгысы калмады. Икеләтә сөенеч белән өйгә йөгердем, бөтенесенә җиңү турында хәбәр иттем...
Ә сугыштан соң ничек авыр иде! Колхозны күтәрергә кирәк: машиналар юк, техника юк. Бөтен эш хатын-кыз һәм балалар җилкәсендә иде...
***
Тәгъзимә апа — Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны. Сугыш еллары турында ул аның сөйләвеннән дә белә. Аның ире аннан өч яшькә олырак. Рәгыйб Әхмәтов Ерак Көнчыгыш фронтында 7 ел хезмәт итә. Алар 35 ел бергә яшәгәннәр. Ир белән хатынның дәвамы да лаеклы: өч балага тормыш биргәннәр, 6 оныклары һәм 9 оныкчыгы, оныкчыкларының да 1 баласы бар (праправнук). Һәм әбекәй һәркайсы белән горурлана. Хәер, ул үзе дә кадер-хөрмәттә яши.
— Безнең әби тормышны ярата. Юмор һәм оптимизм белән яши. Аның һәрвакыт күңеле күтәренке. Кешеләргә гел рәхмәт әйтә: табибларга — сәламәтлеге өчен, туганнарына — аны хөрмәт иткән өчен, оныкларга — игътибарлы булганнары өчен. Ул тормышның һәр мизгеленең кадерен белә, рәхмәтле була белә. Намазларын калдырмый, җомга саен исәннәр һәм инде бакый дөньяга күчкәннәргә багышлап дога укый. Безгә әбидән үрнәк алып, аның кебек тормышны яратып яшәргә өйрәнергә кирәк, — ди барлык туганнары исеменнән аның өлкән оныгы Гөлнара Мәрданова.
Ә Тәгъзимә әби шигырьләрен ала да, язмышына үзе белгәнчә рәхмәт сүзләрен җиткерә:
Алмагачтан алманы
Үзем өзеп яшим мин.
Тамагым тук, өстем бөтен,
Бик рәхәттә яшим мин...
Үткәннәрне искә алсаң,
Ниләр генә күргәнмен.
Аллаһы Тәгалә риза булып
Хәер дога кылам мин…
Яшь буынга теләкләр
Яшьләргә әйтәсе килгән сүзем шул: сез бик әйбәт вакытта яшисез. Сезнең ни телисез — шул бар. Безнең буын тырыш хезмәт аркасында исән калды. Сездә, безнең кебек, тырыш булыгыз, эшне яратыгыз. Авырлыкларга карамастан, без яшәргә тырыштык. Тормышның кадерен белегез, илебезне саклагыз.
Тәгъзимә апа, озак яшәгез! Тынычлык, фидакарь хезмәтегез һәм шушы язларны күрә алуыбыз өчен рәхмәт Сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев