Танайка пенсионеры Григорий Резвяков: «Поликлиникага кадәр — 15 300, мәйданга кадәр — 19 800 һәм базарга кадәр 8,5 мең адым»
Җирле халык аңа яратып «Гриша абзый» — «Дядя Гриша» дип эндәшә.
Аңа тиздән 92 яшь тула, ә ул әлегә кадәр велосипедта йөри, яшелчә бакчасын үзе казый, кәҗә һәм тавыклар асрый һәм шигырьләр яза. Һәм шигырьләренең барысын да яттан сөйләп бирә ала.
Алабуга районының Танайка авылында менә шундый гаҗәеп бабай яши. Җирле халык аңа яратып «Гриша абзый» — «Дядя Гриша» дип эндәшә.
Сугыш чоры баласы
Ул һәркемне шаян сүз, такмазалар белән каршы ала. Елларын санамый, авырулардан зарланмый, җитәкчеләрне һәм яшьләрне ачуланмый, дару эчми, кыскасы, оптимист. Ә бит аның да тормышында сугыш булган. Яланаяклы, ләкин шулай да бәхетле балачагына сугыш бәреп кергәндә аңа нибары 8 яшь була. Балалар хезмәтенең нәрсә икәнен дә, ачлык-ялангачлыкны да героебыз күп күрә. Хәер, сугыш чоры баласының кайсы гына ул авырлыкларны үз җилкәсендә тоймаган икән.
— Без биш бала идек. Менә шундый зур крестьян гаиләсе. Ефросинья, Пашка, Мишка, мин, Машка. Малайлардан мин — иң кечесе. Әти сугышта, 43нче елдан Пашка да фронтта. Яшь егетләрне сугышка озатканнарын хәтерлим, күпме күз яшьләре түгелде. Ач яшәгәнебезне, кыргый суган җыйганыбызны, язын черек бәрәңге казыганыбызны хәтерлим. Без андый бәрәңгене «шпентиклар» дип йөртә идек. Аны ашарга ярамый инде, ике яшьтәшем аны ашап үлде дә. Без, мөгаен, могҗиза белән генә исән калганбыздыр. Чабата киеп йөрдек, ә чабатага агач калыплар ясый иделәр. Өскә кияргә дә юк. Хәтерлим, өй стенасында СССР картасы эленеп тора иде, ә ул тукыма нигезендә ясалган. Мин аның тукымасын салдырдым, әни миңа күлмәк тегеп бирде. Ул борча, бет... Сабын да юк иде бит. Әрем белән котыла идек. Төнлә борча тешләмәсен өчен идәнгә әрем җәеп ятабыз. Ә кышлар нинди салкын булды... Абзарыбыз ишегалдында иде, ләкин каты суыкларда бөтен терлекне өйгә кертәбез. Күз алдына китерәсезме, кәҗә бәтиләре, бәрәннәр өстәлләрдә, сәндерәдә сикерәләр, өй буйлап йөгерәләр. Менә шундый вакытлар булды. Хәзер җәннәттә кебек яшибез, — дип искә ала 40нчы елларны сугыш чоры баласы.
Танайка халкының сугыш вакытында ничек итеп «самолетка җыйганнарын» да хәтерли.
— Хәтерлим, малайлар белән болынга йөгердек һәм самолет очып килгәнен күрдек. Анда ике авыл картын йөртеп тә килделәр. Алар барысыннан да күбрәк акча биргән авылдашлар иде, — дип елмаеп искә ала безнең героебыз.
Хезмәт кешесе
Сугыш вакытында аңа һәм яшьтәшләренә күп эшләргә туры килгәнен дә хәтерли ул.
— Без молотилкада эшләдек. Ашлык тарттырдык. 4 малай әйләнә буенча йөрибез һәм атларны кугалыйбыз. Вал аша атлап чыгабыз да, атларны куабыз. Ат чыгымласа, чабып китсә дә берни эшли алмыйбыз — бәләкәйләр бит әле. Ә кая барасың? Кем эшли? Тагын хәтерлим, хатын-кызлар кибән куя, ә без аларга печән ташыйбыз. Ә язын сабанга ат урынына 3-4 хатын-кыз җигелеп тарта торган иде, ә без, малайлар, җир тырмалыйбыз, — дип сөйли Григорий Резвяков.
Гриша абзый — гомере буе эшли, нинди эш бар — курыкмыйча тотына.
— Дүрт класс белемем бар, бишенчесен укып бетермәдем инде. Сөрергә, чәчәргә киттем. Сугыштан соң укуга вакыт калмады. Колхоздагы һәм агач хәзерләүдәге бөтен эш минем өлешкә төште. Мин атлар, бозаулар карадым. Колхоз мине рәнҗетмәде: премияләр дә бирделәр, матур фотографиямне мактау тактасына да элеп куйдылар, — дип көлә Григорий Резвяков. Туган авылында һәм туган колхозында, ә аннары совхозда ул ярты гасырга якын эшли. Тагын да эшләр идем әле, совхоз гына таралды, ди ул. Ләкин Гриша абзый тик тора торган кеше түгел.
Аның кебек осталар турында халыкта «алтын куллы» диләр. Танайка остасы балта эшен дә яхшы белә. Чигеп эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, сырлап ясалган капкалары ерактан күренеп тора. Хәзер андый йортлар юк дәрәҗәсендә, заманча йортлар — алар бөтенләй башка төрле. Аның каравы, Гриша абзыйның йорты — аерылып тора, шунда ук күзгә ташлана. Эчтә дә шулай ук — искиткеч матурлык. Фото һәм көзгеләр өчен рамкалар, шкатулкалар, кухнядагы эскәмияләр — барысын да безнең герой үзе булдырган.
Хәрәкәт — ул тормыш
Танайка пенсионерының талантлары һәм мавыгулары бик күп. Мисалга, 92 яшьлек Григорий Резвяков спорт белән актив шөгыльләнә. Авыл кешеләрен генә түгел, докторларны да гаҗәпләндерә.
— Йөрәк өзеклексез эшли. Мин авылдан шәһәр поликлиникасына җәяү йөрим. Узып баручы машина йөртүчеләре мине утыртып бармакчы булалар, утыр, илтеп куябыз, диләр. Утырмыйм, үзем барып җитәм, дим. Поликлиникага кадәр 15 300 адым, мәйданга кадәр 19 800 һәм базарга кадәр 8,5 мең адым. Менә шулай санап хәтеремне ныгытам, — дип сөйли Григорий Резвяков.
Күптән түгел ул үз рекордын куя — 400 тапкыр чүгәләп тора. Моннан тыш, һәр иртәдә ул 70кә якын күнегү ясый. Активист бабай велосипед белән дә дус: хәтта печән хәзерләргә дә аңа утырып йөри!
Нәфис сүз остасы
Бар булган сәләте өстенә, Гриша абзый әле шигърияткә дә битараф түгел. Григорий Николаевич үзенең такмаклары белән барлык туганнарын һәм авылдашларын куандыра, гармунда уйный һәм шигырьләр яза! Шигырьләре 90нан арткан. Шигъри сәләте көтмәгәндә, бабай инде пенсиядә булганда уяна.
— Төнлә төшемдә үзебезнең коммунизмда ничек яшәгәнебез, ничек эшләгәнебез турында шигырь керде. Иртән аны яттан хатыныма — Раиса Ивановнага сөйләдем. Менә шуннан бирле язам, — ди абзый.
Язмабыз герое Гриша абзый безне: «Үләргә җыенмыйм әле. Миңа әле әбиемә ярдәм итәргә, кәҗәмне карарга, бакчада эшләргә кирәк», — дип озатып калды.
Озын гомер, ныклы сәламәтлек сиңа — Гриша абзый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев